Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш мәшгульлек үзәге директоры эшеннән китте

Сергей Плакатнов мәшгульлек үзәге директоры вазыйфасыннан китә, ә район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү буенча игълан ителгән конкурс әлегә үткәрелмәгән дип танылган. Мамадыш муниципаль районы Советының 8нче утырышында әнә шундый мәгълүматлар яңгырады. Мамадыш муниципаль район Советының 8нче утырышы район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә үтте. Эшлекле чараны күңелле мизгелләрдән башладылар. Усали авыл...

Сергей Плакатнов мәшгульлек үзәге директоры вазыйфасыннан китә, ә район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү буенча игълан ителгән конкурс әлегә үткәрелмәгән дип танылган. Мамадыш муниципаль районы Советының 8нче утырышында әнә шундый мәгълүматлар яңгырады.

Мамадыш муниципаль район Советының 8нче утырышы район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә үтте. Эшлекле чараны күңелле мизгелләрдән башладылар. Усали авыл җирлеге сәркатибе Зөләйха Нуруллина ТР Дәүләт Советы рәисе имзалаган рәхмәт хатына лаек. Ә мәшгульлек үзәге директоры Сергей Плакатновка районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен Мактау грамотасы бирелде. Ул үз теләге белән вазыйфасыннан китә. Күпьеллык эш тәҗрибәсе булган хөрмәтле җитәкчене көчле алкышлар белән озаттылар.

Сергей Плакатнов җитәкче урыннарда дистәләрчә ел хезмәт куйган шәхес. Шушы вакыт эчендә ул үзен зирәк һәм һәр эшкә җаваплы караучы итеп күрсәтә. Анатолий Иванов үзенең чыгышында: "Мин сезне 80нче еллардан беләм. Һәм һәрвакытта да сезнең оештыру сәләтенә, талантыгызга соклана идем. Кайда гына эшләсәгез дә, грамоталы, белемле профессионал булып танылу алдыгыз. Мәшгульлек үзәге республикада 1нче урынга чыкты. Сезнең эштән китүегез бик кызганыч",- диде район башлыгы.

Җавап сүзендә, Сергей Плакатнов һәркемгә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

-Минем тыйнак кына хезмәтемне шулай бәяләвегез өчен рәхмәт әйтәсе килә. Тормыш шундый инде ул, хәзерге вакытта беренче чиратта мин гаиләмә, миңа гаиләм кирәк. Барыгызны да хөрмәт итәм. Кемнәр белән якыннан аралаштык, сезгә карата күңелдә бары тик якшы хатирәләр генә булачак,- диде Сергей Плакатнов.

Алга таба залдагылар көнүзәгендәге мәсьәләгә күчте. Район башкарма комитеты җитәкчесен ачыклау буенча игълан ителгән конкурс уздырылмаган дип исәпләнеләчәк. Исегезгә төшерәбез, элекке җитәкче Салават Гыймранов бу вазыйфадан үз теләге белән киткәннән соң, әлеге кәнәфи бушап калган иде. Бүгенге көндә бу урынга кандидатлар юк.

Район Советы депутатлары яңа конкурс игълан ителү турында карар кабул иттеләр. Конкурста катнашырга теләүчеләр документларын 6нчы июльдән 25нче июльгә кадәр тапшыра ала. Конкурсны уздыру июль аеның 29-ына билгеләнгән. Аңа кадәр бу вазыйфаны Шамил Сабиров башкарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев