Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш мөселманнары республика ифтарына җыена

15 июньдә Казан теннис академиясендә V республика ифтары узачак. Ифтар мәҗлесен ТР Диния нәзарәте, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе,"Казан-Арена" стадионы дирекциясе оештыра. Катнашучыларны дин әһелләренең вәгазьләре, мөнәҗәтләр, Коръән укып, догалар кылу, җәмәгать намазы һәм ифтар ашы көтә. Ифтарда 10 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә,шул исәптә Мамадыш районыннан 30лап мөселман кардәшебез...

15 июньдә Казан теннис академиясендә V республика ифтары узачак. Ифтар мәҗлесен ТР Диния нәзарәте, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе,"Казан-Арена" стадионы дирекциясе оештыра. Катнашучыларны дин әһелләренең вәгазьләре, мөнәҗәтләр, Коръән укып, догалар кылу, җәмәгать намазы һәм ифтар ашы көтә. Ифтарда 10 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә,шул исәптә Мамадыш районыннан 30лап мөселман кардәшебез дә.
Әлеге хәйрия чарасы Татарстанда 2013 елдан башлап даими рәвештә үткәрелә һәм анда республика дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар катнаша. Мәгълүм булганча, үткән елларны республика ифтары "Казан-Арена" стадионында оештырылып килде һәм үзенә бер үз вакытта 15 меңгә якын кеше кабул итә ала иде. Июньдә биредә Конфедерацияләр кубогы уеннары узачак һәм ул башка максатлардан кулланыла алмаячак. Алдан V Республика ифтарын үткәрү ниятләнгән Үзәк стадион да Кубокта катнашкан командалар өчен күнекмәләр мәйданы булып кулланылачак.

Фото: http://prav.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев