Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш мөхтәсибе Миннегалиевлар гаиләсендә тагын бер сабый дөньяга килде

Әлфирә абыстай белән Илһам хәзрәт өченче дәрәҗәдәге "әби белән бабай званиясе"нә ия булдылар. Район мөслимәләр берләшмәсе җитәкчесе Әлфирә абыстай белән район мәхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиевлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга- алар өченче тапкыр әби белән бабай. Олы кызлары Зифа бүген Әминәгә энекәш бүләк итте. - Гаиләдә кабул ителгән күркәм гадәт буенча безгә...

Әлфирә абыстай белән Илһам хәзрәт өченче дәрәҗәдәге "әби белән бабай званиясе"нә ия булдылар.

Район мөслимәләр берләшмәсе җитәкчесе Әлфирә абыстай белән район мәхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиевлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга- алар өченче тапкыр әби белән бабай. Олы кызлары Зифа бүген Әминәгә энекәш бүләк итте.
- Гаиләдә кабул ителгән күркәм гадәт буенча безгә иң беренчеләрдән булып киявебез Рөстәм шалтыратты. Иртәнге 10.30 сәгатьтә, Зифабыз икенче сабыен - 3 кг авырлыктагы ир баланы дөньяга китерүе, үзенең хәле яхшы булуы хакында хәбәр итте,- дип шатлыгы белән уртаклаша Әлфирә абыстай.
Илһам хәзрәт сүзләренчә, оныкка пәйгамбәр хөрмәтенә Гайсә (Иса) дип исем кушарга ниятлиләр.


Сүз уңаеннан, кызлары Зифа белән Рөстәмнең тәүге балалары Әминәгә 2 яшь, уллары Гадел белән киленнәре Айзиләнең мәхәббәт җимешләре Камил дә инде тәпи киткән.

"Балаларым өченче онык белән сөендерсәләр дә үземне һич әби итеп хис итә алмыйм. Миңа, Алла боерса, "дәү әни" дип эндәшүләрен теләр идем",- ди Әлфирә абыстай.

Ошбу балага хәерле гомер, хәерле сәламәтлек, хәерле гыйлем, хәерле һөнәр, хәерле кәсеп биреп, динебезгә, илебезгә, милләтебезгә файдалы, әти-әнисенә миһербанлы, шәфкатьле бала булып үсеп җитүен телибез.

Айгөл Әхмәтшина

Фотолар гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев