Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш мөгаллимнәре башкалада дини белем эсти

Татарстан дини мәгариф өлкәсе вәкилләренең яңа уку елы башланганчы Казанга җыелып киңәш тотуы, тәҗрибә уртаклашуы һәм үзара хәл-әхвәл белешүе күркәм бер традициягә әверелде. Быел да Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту һәм фән бүлеге РИУ, КФУ ярдәмендә дини гыйлем бирүче мөгаллимнәрнең җыенын уздырды. Әлеге җыен "Мөселман мәгариф оешмалары укытучыларының халыкара форумы"...

Татарстан дини мәгариф өлкәсе вәкилләренең яңа уку елы башланганчы Казанга җыелып киңәш тотуы, тәҗрибә уртаклашуы һәм үзара хәл-әхвәл белешүе күркәм бер традициягә әверелде.

Быел да Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту һәм фән бүлеге РИУ, КФУ ярдәмендә дини гыйлем бирүче мөгаллимнәрнең җыенын уздырды. Әлеге җыен "Мөселман мәгариф оешмалары укытучыларының халыкара форумы" буларак ике көн дәвамында бара. Чарада Мамадыш мәдрәсәсеннән Альберт Хуҗин, Илнур Зыятдинов, Айнур Талипов һәм дини белем бирү оешмасының яңа мгаллиме Ленар хәзрәт Мостафин да катнаша. Форумның һәр көнендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, үзебезнең һәм чит илләрдән чакырылган галимнәр катнашты, чара җәмгысе 500 гә якын мөгаллимне җыйды. Мөфти үзенең чыгышында дини гыйлем бирүчеләрнең мәртәбәле кешеләр булуын һәм аларның динебезне үстерүдә өлешләре зур булуына басым ясады.

Айгөл Әхмәтшина

Фото http://dumrt.ru/news/ сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев