Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш мөгаллиме Ринат Хәйруллин республика премиясенә лаек булды

Яшь буынны татар халкының мәшһүр мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддиннең педагогик мирасын тирәнтен өйрәнү һәм шулай ук мәгариф хезмәткәрләренә, коллективларга рухи, матди яктан теләктәшлек күрсәтү максатыннан, Татарстан Министрлар Кабинеты 2005 елда Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясен булдырган иде. Гадәт буенча бу премияләр ике елга бер тапкыр мәгариф һәм фән өлкәсендә тирән белем, рухи...

Яшь буынны татар халкының мәшһүр мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддиннең педагогик мирасын тирәнтен өйрәнү һәм шулай ук мәгариф хезмәткәрләренә, коллективларга рухи, матди яктан теләктәшлек күрсәтү максатыннан, Татарстан Министрлар Кабинеты 2005 елда Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясен булдырган иде.
Гадәт буенча бу премияләр ике елга бер тапкыр мәгариф һәм фән өлкәсендә тирән белем, рухи һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, халкыбызның телен, мәдәниятен саклауда, үстерүдә үзләреннән саллы өлеш кертеп, заман сулышы белән яшәгән могтәбәр милләтәшләребезгә, аерым педагогик коллективларга бирелә. Һәм менә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясенең быелгы лауреатлары мәгълүм булды. Һәм ул безнең өчен - «Мәгариф»журналының күпсанлы укучылары өчен - үтә дә сөенечле! Лауреатларның икесе дә - «Мәгариф» журналының иң актив авторлары! Кемнәр дип чамалыйсыз?
Әлбәттә, аларның берсе - Мамадыш районының Урта Кирмән урта мәктәбенең 32 еллык педагогик стажы булган, югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ринат Миңнегаян улы Хәйруллин. Чын мәгънәсендә, милли җанлы, новатор укытучы ул! «Мәгариф»тә дөнья күргән һәр язмасыннан заман сулышын ачык тоемлыйсың. 2016 елда журналыбызда басылып чыккан «Аттестация куркыныч түгел» (№2), «Хокук тәрбиясен бирүдә кейс-технологияләр» (№6), «Ни өчен яшь укытучылар мәктәптән китә?»(№10) дигән мәкаләләрен генә кабат күз йөртеп алыгыз әле бер. Күпме кыю фикер аларда! Тарих җене кагылган Ринатыбыз өч ел рәттән «Безнең иң яхшы укытучы» грантын откан иде инде. Тынгысыз хезмәте өчен ул инде моңарчы «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, «Казанның 1000 еллыгына» медале, Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хаты, күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән иде.
Ринат Хәйруллин - Татарстан һәм Россия журналистлар берлекләре әгъзасы, Мамадыш районы газетасының Дм.Крещенов исемендәге премиясе иясе. Аның Мәгарифне үстерү институты тарафыннан нәшер ителгән «Гасырларга илтер тарихым бар» дигән методик кулланмасын да республикабыз укытучылары үз эшләрендә бик теләп куллана. Һәм менә Ринат Миңнегаян улы Татарстан Министрлар Кабинеты боерыгы белән Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясенә лаек дип табылды.

Алынган чыганак: magarif-uku.ru

Фотода: Ринат Хәйруллин укучылары белән

Фото Ринат Миңнегаян улының социаль челтәрдәге шәхси битеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев