Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш мәдрәсәсендә яңа мөгаллим

Узган атнада, "МамадышТВ" телеканалы эфирына чыккан "Иман вә әхлак" тапшыруы аша, тамашачылар шәһәр мәдрәсәсенең яңа мөгаллиме-Ислам хәзрәт белән таныша алдылар. Мамадыш халкын мөселман дине нигезләренә Ислам Илдар улы Мостафин төшендерәчәк. Ислам хәзрәтнең туган шәһәре-Казан. Мәктәпне тәмамлап, Кабан арты мәдрәсәсендә белем алган. Дамаск шәһәренең "Абаннур" институтында, аннары "Фатхульислами" университетында ике ел...

Узган атнада, "МамадышТВ" телеканалы эфирына чыккан "Иман вә әхлак" тапшыруы аша, тамашачылар шәһәр мәдрәсәсенең яңа мөгаллиме-Ислам хәзрәт белән таныша алдылар. Мамадыш халкын мөселман дине нигезләренә Ислам Илдар улы Мостафин төшендерәчәк.

Ислам хәзрәтнең туган шәһәре-Казан. Мәктәпне тәмамлап, Кабан арты мәдрәсәсендә белем алган. Дамаск шәһәренең "Абаннур" институтында, аннары "Фатхульислами" университетында ике ел белем эстәгән. Казан каласының Меңьеллык мәдрәсәсендә мөгаллимлек иткән. Өйләнгән, хәләл җефете Гөлнар белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.Тәвәкәлләп тору урынын алыштырган, Мамадыш шәһәренә кайтып мөгаллимлек итәргә ризалык биргән,Ислам хәзрәткә изге эшендә уңышлар телибез!

Айгөл Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев