Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш мәдрәсәсе үзенә кыз балаларны чакыра

Бүген Мамадыш мәдрәсәсе үзенә кыз балаларны туплый. Биредә рухи сәламәтләндерү үзәге эш башлап җибәрде. Әлеге үзәк 1995нче еллардан бирле эшләп килә. Беренче елларны мәдрәсә каршындагы лагерь Көек-Еракса авылында булса, хәзер исә ул Мамадыш шәһәре мәдрәсәсендә үткәрелә. Бүген бирегә районыбызның төрле почмакларыннан дин юлындагы кызлар җыела. Аларны 8 көн дәвамында җиде...

Бүген Мамадыш мәдрәсәсе үзенә кыз балаларны туплый.

Биредә рухи сәламәтләндерү үзәге эш башлап җибәрде. Әлеге үзәк 1995нче еллардан бирле эшләп килә. Беренче елларны мәдрәсә каршындагы лагерь Көек-Еракса авылында булса, хәзер исә ул Мамадыш шәһәре мәдрәсәсендә үткәрелә. Бүген бирегә районыбызның төрле почмакларыннан дин юлындагы кызлар җыела. Аларны 8 көн дәвамында җиде тәрбияче-әйдәман Ислам диненең асылына өйрәтәчәк. Шул максаттан көненә өч тапкыр дин дәресләре уздырыла.

https://pp.vk.me/c631226/v631226407/374a1/5Fix49d6KPQ.jpg


Рухи сәламәтләндерү үзәгендәге балаларның көннәре бик күңелле һәм файдалы үтә. Алар өчен көненә биш тапкыр ашау, махсус спорт уеннары, берсеннән-берсе кызыклы викторина һәм бәйгеләр, шәһәребез буенча экскурсияләр каралган. Биредә хәтта мөслимәләрнең киемнәре белән танышу йөзеннән мода күрсәтү оештырырга да ниятлиләр.


- Рухи сәламәтләндерү үзәгендә 40 кыз ял иткәннән соң, 40 егетне көтеп калабыз. Аларны без 19нчы июль көнне каршы алачакбыз, - диде Мамадыш районының рухи сәламәтләндерү үзәге җитәкчесе Әлфирә Миңнегалиева.

https://pp.vk.me/c631226/v631226407/374aa/t0odOq4_Ihk.jpg


Рухи сәламәтләндерү үзәге эшчәнлеге хакында тулырак мәгълүматны иртәгә 7:40 сәгатьтә "Нократ дулкыннары" радиосында тыңларга онытмагыз.

Әдел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев