Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш мәдәният йорты 11 миллион сумны йоткан

Районыбызның Түбән Ушма авылында биналарны төзекләндерү буенча дәүләт программалары эшләп килә. Алар нигезендә биредә медицина стационар пункты һәм мәктәп төзекләндерелеп, кулланылышка тапшырылырга өлгергән иде инде. Бүгенге көндә биредә авыл мәдәният йортын төзекләндерү белән шөгыльләнәләр. Агымдагы елның гыйнвар аенда башланып киткән ремонт эшләре ТР "Авыл мәдәният йортларын капиталь төзекләндерү" программасы кысаларында...

Районыбызның Түбән Ушма авылында биналарны төзекләндерү буенча дәүләт программалары эшләп килә. Алар нигезендә биредә медицина стационар пункты һәм мәктәп төзекләндерелеп, кулланылышка тапшырылырга өлгергән иде инде.


Бүгенге көндә биредә авыл мәдәният йортын төзекләндерү белән шөгыльләнәләр. Агымдагы елның гыйнвар аенда башланып киткән ремонт эшләре ТР "Авыл мәдәният йортларын капиталь төзекләндерү" программасы кысаларында тормышка ашырыла. Хәзерге вакытта объектны "аякка бастыру" өчен 11 млн сум акча сарыф ителгән. Эшләрне "Мамадыш-төзү" җәмгыяте башкара. Бина җылыткыч материал белән тышланган, пластик тәрәзәләр куелган. Эчтә дә күп үзгәрешләр бар: тамашачылар залының һәм сәхнәнең идәне, түшәме алыштырылган, диварлар буялган, моңа кадәр бөтенләй дә булмаган бәдрәф ясалган. Икенче каттагы китапханәгә дә яңа идән җәйгәннәр. Эшләр август аеның беренче яртысында тәмамланыр дип көтелә.
Түбән Ушма авылы җирлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Раил Ганиев сүзләренә караганда, биредә тормыш үсүгә омтыла, яңа йортлар, биналар төзелә.


Әлеге авылда бүгенге көндә 1123 кеше гомер кичерә. Дөньяга килүче балалар да юк түгел. Алар өчен биредә якынча 2017-2018 елларда балалар бакчасы төзекләндереләчәк.


Әдел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев