Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш һәм Арча районнарында нинди хәзинә тапканнар

Быел җәй айларында Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре Мамадыш һәм Арча районнарында экспедициядә йөрделәр. Сәфәр барышында тарихи мирас барланып, истәлекле ядкарьләр җыеп кайталар. Мамадыш районы авылларыннан 70кә якын документ җыйналган булса, Арчадан 90нан артык язма мирас тупланган. Үзенчәлекле тарихи ядкарьләр арасында Киров өлкәсендә 1960 елларда нәшер...

Быел җәй айларында Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре Мамадыш һәм Арча районнарында экспедициядә йөрделәр. Сәфәр барышында тарихи мирас барланып, истәлекле ядкарьләр җыеп кайталар.

Мамадыш районы авылларыннан 70кә якын документ җыйналган булса, Арчадан 90нан артык язма мирас тупланган. Үзенчәлекле тарихи ядкарьләр арасында Киров өлкәсендә 1960 елларда нәшер ителгән рус газетасы бите өстенә язылган "Аятел-көрси" килеп чыккан. Шулай ук 1920 елда дөнья күргән «Кызыл Армия» газетасының бер нөсхәсе һәм атаклы Арча читекләре фабрикасына нигез салучыларның күмәк фотолары кебек кызыклы ядкарьләр һәм бәһасез язмалар табылган…

ТР Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин әйтүенчә, бу аларның Мамадыш, Арчага инде икенче тапкыр барулары. «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы» мондый сәфәрләрне оештырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре шул программа нигезендә татарлар күбрәк яшәгән авылларга, төбәкләргә чыгып, сирәк кулъязма, басма ядкарьләрне эзләү һәм туплау эше белән шөгыльләнә.

Шулай ук алар Казан дәүләт университеты белән берлектә Оренбург өлкәсе, Башкортстан, Чуашстан, Мари-Эл, Киров өлкәсе, Ульяновск, Самара, Пенза өлкәләре, Түбән Новгород якларына да, татарлар төпләнеп яшәгән җирләргә баралар.

- Без, әлбәттә, үз өстебезгә нинди бурыч алганны яхшы аңлыйбыз. Кешеләр безгә 100-200 еллар буе сакланган китапларны, кулъязмаларны тапшыра. Безнең китапханәгә килгән һәрбер документны эшкәртеп, тасвирлап электрон каталогларга һәм традицион каталогларга урнаштырабыз. Китапханәбезгә килгән һәр укучы ул каталогларны куллана, файдалы мәгълүмат ала. Кульязмаларны җыеп кына калмыйбыз. Тарихчы-археографыбыз Раиф Мәрданов - бүгенге көндә шулар нигезендә 16га якын китап чыгарган кеше. Милли китапханәдә "Татар археографиясе" сериясе чыгып килә. Татар кульязмаларына багышлана ул. Кол Галинең "Кыссаи Йосыф"ы, Мөхәммәдьярнең «Нуры содур»ы шул тәртиптә нәшер ителде. Халык авыз иҗатыннан - солдат бәетләрен, Герман сугышы һәм Япон сугышы бәетләре, сәфәрнамәләр, хаҗнамәләрне колачлаган китаплар халык хозурына чыгарыла килә, - ди Айрат Заһидуллин.

7715

Мамадышның 16 авылында - Иске Завод, Акчишмә, Хәсәнша, Алкин, Су-Елга, Норма, Урта Кирмән, Кыравыл, Түбән Козгынчы, Югары Козгынчы, Акман, Иске Комазан, Сарбаш, Уразбахты, Көек-Ерыкса, Яңа Комазанда булып, 70 берәмлеккә якын борынгы кулъязма һәм басма китап алып кайтканнар китапханә хезмәткәрләре. Арчаның 10 авылы: Түбән Аты, Колачы, Урта Сәрдә, Иске Кишет, Симетбаш, Ашытбаш, Пионер, Югары Пошалым, Урта Пошалым, Түбән Пошалым авылларында эшләгәндә 94 экспонат кергән кулларына. Кулъязмалар арасындагы милли рухлы, гыйлем алуга өндәгән шигырьләр, ислам дине кануннарына караган язмалар, хат язу үрнәкләре, халык авыз иҗаты әсәрләре (бәетләр, мөнәҗәтләр) - барысы да фәнни әһәмияткә ия. Хронологик яктан караганда, әлеге язмалар күбесе ХVII гасырдан башлап - ХХ гасырның 60 нчы елларына туры килә.

Кулъязмалар арасында тулы, ягъни башы, ахыры сакланган материаллар бик сирәк очрый. Галимнәр, эчтәлегенә карап, авторларын ачыкларга тырыша. Күбрәк дини эчтәлекле мираска юлыгалар алар: намаз уку тәртипләре, пәйгамбәрләр тарихы, дини хикәяләр. Мәсәлән, Сәгъди Ширазиның фарсы телендәге «Гөлстан» әсәре XVIII гасырның соңгы чирегендә күчереп язылган. Аны Уфа вилаятенең Күк Куян авылындагы Рәхимкул бине Әбүбәкер мәдрәсәсендә Габделнасыйр бине Габдеррафыйк дигән кеше күчергән була. Шулай ук шәкерт дәфтәрләре, куен дәфтәрләре дә очрый.

1960 елларда чыккан рус газетасына шәмаил ясаганнар. Оста кеше ак кәгазъ таба алмаган булдымы икән? Газетага төсләр белән бизәкләп язып куйган. Рус газетасы Киров шәһәрендә чыккан. Хәзерге көнгә кадәр милләттәшләребез тарафыннан югалтмыйча сакланган бу бибәһа язма һәм басма мирас ядкарьләре Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында кадерләп сакланачак. Шулай ук аларның күбесе, археограф галимнәр тарафыннан өйрәнелеп, фәнни әйләнешкә дә кертелер дигән ышаныч бар.

Источник: maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев