Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш кызы – “Татар моңы“ лауреаты

Башкалабызның Галиәсгар Камал театры сәхнәсендә "Татар моңы - 2016" яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты үтте. Быел конкурста "Керәшен чибәре - 2012" титулы иясе Ольга Бачкова һәм "Керәшен чибәре - 2016" конкурсы финалисткасы Лиана Антонова да катнашты. Кызлар икесе дә - Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы талибәләре. Алар конкурста 25-30 яшьлек...

Башкалабызның Галиәсгар Камал театры сәхнәсендә "Татар моңы - 2016" яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты үтте.

Быел конкурста "Керәшен чибәре - 2012" титулы иясе Ольга Бачкова һәм "Керәшен чибәре - 2016" конкурсы финалисткасы Лиана Антонова да катнашты. Кызлар икесе дә - Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы талибәләре. Алар конкурста 25-30 яшьлек хатын-кызлар тавышы категориясенең "Вокал, соло" номинациясендә көч сынаштылар.

Владимир авылы кызы Ольга Бачкова "Татар моңы"ның сайлап алу турларын уңышлы үтеп, фестивальнең гала-концертында чыгыш ясап, өченче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды.

- Жюри беренче турда 200дән артык конкурсант видеоязмаларыннан иң яхшыларын сайлап алган. Мин анда "Сагыну" (М.Җәлил сүз., З. Хәбибуллин муз.), һәм "Әрәмәлек" татар халык җырын башкарган идем. Икенче турга бары 70 конкурсант кына үткән. Алабугадан бишәү идек. Өченче турда "Голос" тапшыруы финалисткасы Сәйдә Мөхәммәтҗанованың безнең номинациядә җырлавы бераз каушатты да. Сынатмадым. Марий Иленнән килгән гөсләчеләр ансамбле белән "Сандугач сайрыйдыр" исемле керәшен җыруын да башкардым. Җиңү китергән соңгы көчле җырым - керәшен халык җыруы "Чуклы тал" булды. Фестивальгә миңа көч биреп торырга әти-әнием, дусларым, тулы бер микроавтобус колледж студентлары килделәр. Бәхетемнең чиге юк иде бу көнне. Әти-әниемә, вокал укытучым Людмила Гатауллинага, Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы директоры Альфира Әкбәровага, барлык туганнарыма, дусларыма минем өчен тавыш биргәннәре һәм теләктәшлек күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтемне җиткерәм, - ди Ольга Бачкова.

Оляның бер тик торганы юк. Конкурсларда катнашу, сессия, диплом эше язу - барысы бергә бара икән. Гүзәлем һәм Салават Миннехановлар белән гастрольләрдә дә йөри. "Өч-дүрт сәгать йокы эләгә. Шулай йөрмәсәң, кем йөрсен синең өчен. Ничек тырышканны, Ходай үзе генә белә", - ди җырчы кыз. Карендәшебезне әлеге җиңү белән котлап, алга таба да иҗади уңышлар телибез.

Юлия Губина, "Туганайлар" газетасы журналисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев