Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш китаплары сәфәргә чыга

Мамадышка 6 көнлек археографик сәфәр белән ТРсы милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин килде. Биредә ул авыллардан -авылларга йөреп, халкыбызның элеккеге китапларын туплаячак. -Мамадышка минем беренче генә килүем түгел. Узган елны берничә авылда йөреп чыгарга өлгергән идем. Нәтиҗәдә 96га якын кулъязма һәм 100гә якын басма китаплар...

Мамадышка 6 көнлек археографик сәфәр белән ТРсы милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин килде. Биредә ул авыллардан -авылларга йөреп, халкыбызның элеккеге китапларын туплаячак.


-Мамадышка минем беренче генә килүем түгел. Узган елны берничә авылда йөреп чыгарга өлгергән идем. Нәтиҗәдә 96га якын кулъязма һәм 100гә якын басма китаплар җыйдык. Аларның һәрберсе үзенчәлекле, эчтәлеге ягыннан төрле. Китапларда бәет, мөнәҗәтләр дә, хикәяләр, кыйссалар, шигырьләр дә очрый. Кайбер вакытларда хәтта шәкертләр язып барган көндәлекләргә дә юлыгабыз. Йорт хуҗалары рөхсәт итсә, без китапларны үзебез белән милли китапханәгә алып китәбез. Биредә аларга яңа сулыш бирелә дисәм дә ялгышмамын. Китапханәдә басманың ничәнче елларга караганы, аның авторы, исеме, эчтәлеге өйрәнелә, - диде Айрат Заһидуллин.

https://pp.vk.me/c636623/v636623407/19591/tzxd4t_g2SA.jpg

1992нче елдан эшли башлаган экспедиция Арча, Лениногорск, Әтнә, Саба, Мамадыш һәм башка районнарда булып, барлыгы 8 меңгә якын басма һәм 3 мең тирәсе кулъязма гарәп әсәрләрен тупларга өлгергән.

ТР милли китапханәсе мөдире белән булган әңгәмәне иртәгә, "Нократ дулкыннары" радиосында, 16:40 сәгатьтә тыңларга онытмагыз.

Әдел Әхмәтҗанов


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев