Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш хуҗалыкларында яшел урак темп җыя

Районда яшел урак тулы куәтенә кереп килә. Быел да кышлату чорына терлек азыкларын елъярымлык итеп әзерләү мөмкинлеге бар. Хуҗалыкның баш агрономы Әлфәт ТАЛИПОВ сенаж салучы бригаданың плотина өстендәге басуда эшләгәнен әйткәч, турыдан шунда юнәлдек. Түбән Ушма авылын чыгуга каршыбызга арбаларына яшел масса төялгән куәтле чит ил тракторлары очрый башлады. Ул...

Районда яшел урак тулы куәтенә кереп килә. Быел да кышлату чорына терлек азыкларын елъярымлык итеп әзерләү мөмкинлеге бар.


Хуҗалыкның баш агрономы Әлфәт ТАЛИПОВ сенаж салучы бригаданың плотина өстендәге басуда эшләгәнен әйткәч, турыдан шунда юнәлдек. Түбән Ушма авылын чыгуга каршыбызга арбаларына яшел масса төялгән куәтле чит ил тракторлары очрый башлады. Ул арада басуда эшләп йөрүче комбайннар үзләре дә күренде. Андагы күпьеллыклар берничә көн алдан урылган булган инде. Өч чит ил комбайны кояшта җилләргә өлгергән массаны туратып тракторларга төяп җибәрәләр. Олы арбалар берничә минут эчендә туларга өлгерә. Басу читенә җитәрәк, бер комбайн туктап калды да, механизаторы кабинасыннан төшеп, ургычтагы массаны кире чыгара, аның арасыннан актарынып, нәрсәдер эзли башлады. "Комбайнның компьютеры ургычка металл әйбер эләккәнен күрсәтте",-диде ул. Масса арасыннан бер башы гына җиздән, калган өлеше пластмассадан булган ау мылтыгы гильзасын табып алып бирдек. Шуннан булган икән! Комбайн эшләвен дәвам итте. Безнең Россия комбайннары булса, ул ургычка кереп китеп, барабаннардан узып, масса белән трактор арбасында базга кайтып киткән, кыш сыер авызына барып кергән булыр иде. Басу читендә үзенең тракторына чират җиткәнен көтеп торучы Евгений ГОРШУНОВ белән сөйләшеп алдык. Масса ташырга беренче көнне генә чыккан икән. Моңарчы чапкыч белән күпьеллыкларны уруда булган. "Иртәнге 6дан кичке 6га кадәр эшлибез", - диде. Әлеге басудагы "Ягуар" комбайннарын Фәнил ИБРАҺИМОВ, Рәмис ГЫЙНИЯТОВ һәм Александр КРЮКОВ иярли икән.


-Безнең өч хуҗалыкта да - "АПК "Азык-төлек программасы"нда, "АПК "Тәкәнеш"тә, һәм "АПК "Нократ"та, эш бергәләп оештырылган. Бүген Түбән Ушмадагы басуны бетерәләр икән, комбайннар белән тракторлар шунда ук "Нократ"ка яки "Тәкәнеш"кә күченәләр, - диде баш инженер Әсгать МИННЕХАНОВ.


Өч хуҗалыктагы күпьеллыкларны уруда-биш, аларны сенажга төяп җибәрүдә алты комбайн эшли. Болары - чит ил комбайннары. "АПК "Тәкәнеш" белән "АПК "Нократ"ның үзләрендәге Россия комбайннары һәм чапкычлары да эштә. Ә масса ташуда унөч трактор һәм уннан артык прицеплы "КамАЗ" автомашинасы катнаша. Кыскасы, өч хуҗалыкта да яшел урак тулы куәтенә кергән инде. Хәзергә массаны Түбән Ушмадагы сенаж базына ташыйлар иде. "АПК "Азык-төлек программасы"нда сенажга арыш та урып салалар. Бу - аның туклыклылык дәрәҗәсен күтәрә. Җәмгыятьтә сенажга саласы тугыз йөз гектарга якын уҗымнарының ике йөз гектарын урып алганнар инде. Бер мең гектарга якын күпьеллыклары да урылган. Барысы ике мең тоннадан артык сенаж салырга өлгерделәр инде алар. Ә бурычлары - быел аны 76 мең тоннага җиткерү.


Хәзер һәр хуҗалык кышлату чорына бер шартлы баш терлеккә утыз центнер азык берәмлеге әзерләү бурычын куя. Былтыр "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте кышка елъярымлык азык белән кергән иде. Киләсе кышка да байтак запасы калган. Быел да кышлату чорына мул запас белән керәчәгенә һәм Малмыжка борылышындагы яңа комплексына яңа таналар алып кайтып, малларының баш саны арткач та, терлек азыгына кытлык кичермәячәгенә шикләнмәскә мөмкин. Күпьеллыклары - биш, силоска урачак һәм бөртеккә суктырачак кукурузлары ун мең гектардан артып китә.


-Майның һәм июнь башының салкын торуы аркасында яшел уракка керешү ун көнгә соңарды. Быел да терлек азыкларын мулдан әзерләргә бөтен мөмкинлек бар. Яңгырлар күп булды, үлән калын булып үсте. Терлекчелектә малларның баш саны арта баруга да карамастан, һәр баш малга 30 центнердан артыграк азык берәмлеге әзерләячәкбез. Былтыргыдан да 12 мең тонна азык берәмлеге запас калган иде. Хәтта 3500 тонна печән дә калды. Болыннарны халык өчен авыл җирлекләре чабып алыр, дип уйлыйбыз. Бездә алар 8300 гектар тәшкил итә, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Наил НИЗАМОВ.


Бу атна ахырында районның башка хуҗалыклары да яшел уракка кереп киттеләр. 4. Ярдәмгә кызларын һәм улларын чакырганнар - дүртәүләшеп укый башлаганнар - берничек укып бетерә алмыйлар икән.

Саннар һәм фактлар
Районда күпьеллык үләннәр 14730 гектар мәйдан били. Кукуруз силоска салу өчен -4700, бөртеккә суктырып алырга 5300 гектарда чәчелде. Быел печәнне-19170, сенажны - 98069, силосны - 125311, концентрат азыкларны - 29 498 тонна, барысы - 90 мең тонна азык берәмлеге әзерләргә кирәк.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев