Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш хатыннары окоп казыганмы

1941нче елның ноябрендә фашист илбасарлары Мәскәүгә якынлашкач, дошман башкалабызны әйләнеп узып, Уралга кадәр һөҗүм итәргә теләсә дип, Казан янында оборона линиясе булдырырга карар ителә. Аны төзергә Казаннан һәм Татарстанның 34 районыннан хатын-кызлар, 9нчы һәм 10нчы сыйныфлар укучылар демобилизацияләнә. Архив мәгълүматларына караганда, "КАЗАНСКИЙ ОБВОД" дип аталучы ныгытылган линияне төзүдә 280 меңнән...

1941нче елның ноябрендә фашист илбасарлары Мәскәүгә якынлашкач, дошман башкалабызны әйләнеп узып, Уралга кадәр һөҗүм итәргә теләсә дип, Казан янында оборона линиясе булдырырга карар ителә. Аны төзергә Казаннан һәм Татарстанның 34 районыннан хатын-кызлар, 9нчы һәм 10нчы сыйныфлар укучылар демобилизацияләнә.

Архив мәгълүматларына караганда, "КАЗАНСКИЙ ОБВОД" дип аталучы ныгытылган линияне төзүдә 280 меңнән артык кеше катнашкан. Ул, 1941нче елның ноябрендә башланып, 1942нче елның башында төгәлләнгән. Андагы тирән чокырларның озынлыгы - 151,11, танкка каршы ясалган каршылыклар 331,33 километр тәшкил иткән. Анда барысы 900гә якын ДЗОТ, 400дән артык землянка ясалган. Әлеге линияне ясауда Мамадыш һәм Тәкәнеш районнары кешеләре дә катнашкан. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган күптөрле чараларның берсе буларак, аларның истәлекләрен язып алу башлана.

Бу эштә хәбәрчеләребез, газета укучыларыбыз да читтә калмаслар һәм әлеге истәлекләрне газетабызга юлларлар, дип ышанабыз.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев