Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш ханымнары картаерга ашыкмыйлар

Шәһәребезнең өлкән яшьтәге ханымнарыннан гыйбарәт "Кышкы чия" һәм "Ак калфак" ансамбльләре районыбызның төрле авыл клубларына гастрольләрен дәвам итәләр. Аларның чыгышларын халык бик җылы каршы ала, хуп күрә, түзмәс йөрәклеләр уеннарга үзләре дә актив кушыла. Күптән түгел генә без", "Кышкы чия"ләр, Түбән Яке авылында булып кайттык. "Аулак өй", "Кичке уен" күренешләрендә...

Шәһәребезнең өлкән яшьтәге ханымнарыннан гыйбарәт "Кышкы чия" һәм "Ак калфак" ансамбльләре районыбызның төрле авыл клубларына гастрольләрен дәвам итәләр. Аларның чыгышларын халык бик җылы каршы ала, хуп күрә, түзмәс йөрәклеләр уеннарга үзләре дә актив кушыла.

Күптән түгел генә без", "Кышкы чия"ләр, Түбән Яке авылында булып кайттык. "Аулак өй", "Кичке уен" күренешләрендә халыкка элекке уеннарны, гореф-гадәтләрне, җыр-моңнарны җиткерергә тырыштык. Яңа салынган бик күркәм мәдәният йортының сәхнәсе күз явын алырлык чиккән әйберләр белән матур итеп киендерелгән, борынгы авыл өен хәтерләтә. Нәкъ "Аулак өй" инде. Мөдир Минлекамал Гасыймова бик тырышкан. Эшлекле останың үз вазыйфасын намус белән башкарганы күренеп тора. Кунакчыл ханым безгә җылы сүзләрен җиткерде: "Кулъяулыкларыгыз да бер төсле булсын әле!" - дип, барыбызга да, шул исәптән гармунчыларыбызга да үзе чиккән чияле иҗат җимешләрен бүләк итте. Моңа ничек рәхмәт әйтмисең?!

Авыл халкы белән бергәләп рәхәтләнеп биедек, күңел ачтык, кичке уен уйнадык. Берничә көннән Кызыл Тау җирлегендәге мәдәният йортында чыгыш ясадык. Мөдир Ильмира Әхмәтова безне шулай ук бик җылы каршы алды, халык белән уртак тел таптык. Авыл җирлекләрендәге заманча, төзек, яңа мәдәният йортларын күреп, сөенәбез. Анда чисталык, пөхтәлек, тәртип хөкем сөрә, гөлләр шаулап үсә. Мәдәният хезмәткәрләренең үз эшләренә чын күңелдән бирелгәнлеген, осталыгын, кунакчыллыгын, киң күңеллеген тасвирларга сүзләрем җитми. Безне шулай бер йодрыкка туплап, күңелләребезне үсендереп, үзе белгәннәрнең барысын да безгә өйрәтеп, ияртеп йөргән җитәкчебез - гомерен мәдәнияткә багышлаган хезмәткәр, җырчы, шагыйрә Гөлнур Васыйловага дәрт-дәрман, иҗади уңышлар телибез. "Ак калфак"лар да җитәкчеләре Марат Локмановка да иң изге теләкләрен юллыйбыз.

Барлык мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз. Аларга ияреп, элеккеге гореф-гадәтләрне, йолаларны, җыр-биюләрне халыкка җиткерә алуыбызга без бик шат. Алга таба да барыбызның да күңелләребез һәрчак шулай көр булып, шау-гөр килеп яшәсәк иде.

Рәкыя Дәүләтшина - Мирзаханова. Мамадыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250