Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш халкының тагын бер шатлыгы артты

Декабрь аенда халыктан җыелган сөт өчен акча күбрәк түләнәчәк. Ноябрьдә 1 литр сөт өчен район буенча уртача 22 сум 79 тиен хисапланган булса, декабрь өчен - 23 сум 83 тиен тәшкил иткән. Халыкка барысы 9 миллион сумнан артык акча өләшенәчәк. Сыерлар ташлана торган вакыт булгач, тулаем район буенча сөт, ноябрь...

Декабрь аенда халыктан җыелган сөт өчен акча күбрәк түләнәчәк. Ноябрьдә 1 литр сөт өчен район буенча уртача 22 сум 79 тиен хисапланган булса, декабрь өчен - 23 сум 83 тиен тәшкил иткән. Халыкка барысы 9 миллион сумнан артык акча өләшенәчәк.


Сыерлар ташлана торган вакыт булгач, тулаем район буенча сөт, ноябрь белән чагыштырганда, бераз ким җыелган. Резеда Дәүләтшина исә аны арттыруга ирешкән. Зөлфинә Әкъбәрова, Баймөхәммәт Бинков, Марина Капитова, Фәрит Ситдыйков узган елгыдан күбрәк продукция хәзерлиләр. Барлык эшмәкәрләр дә базастан югары майлылыктагы сөт тапшыралар. Рөстәм Ямалеев җыйган продукциянең майлылыгы 4 проценттан да артып китә. Бу - халыкның намуслылыгын, бер-берсен алдаларга тырышмавын күрсәтә.
Кайсы авыл җирлегенә нинди түләү кайтачагы турында тулырак "Нократ" газетасының җомга санында таныша алачаксыз.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев