Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш халкы отармы, әллә күбрәк түли башлармы

Электр энергиясе кулланган өчен килә торган айлык квитанцияләрдә "ОДН" графасы бетерелде, әмма аның урынына "Бердәм исәп-хисап үзәге" "Торак йоритларны тоту өчен электр белән тәэмин итү" дигән графа өстәде. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр хәзер фатирларының һәр квадрат метры өчен 30 тиен түли башладылар. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Карары 1нче гыйнвардан көченә кергәнлектән, февраль...

Электр энергиясе кулланган өчен килә торган айлык квитанцияләрдә "ОДН" графасы бетерелде, әмма аның урынына "Бердәм исәп-хисап үзәге" "Торак йоритларны тоту өчен электр белән тәэмин итү" дигән графа өстәде.

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр хәзер фатирларының һәр квадрат метры өчен 30 тиен түли башладылар. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Карары 1нче гыйнвардан көченә кергәнлектән, февраль квитанцияләренә ике айлык түләү кертелгән. Беренче карашка түләү электрчылардан килә торган "ОДН" графасындагыга караганда кимрәк кебек. Чөнки "Бердәм исәп-хисап үзәге" хәзер түләүне норматив буенча хисаплый. Гомумйорт ихтыяҗына фактта тотылган электр энергиясе нормативтан артып киткән очракта, аерманы үзе капларга тиеш. Киләчәктә тарифны ни кадәр күтәрерләр - вакыт күрсәтер.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев