Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш халкы белән көчле

…ЮНЕСКО классификациясе исәпләвенчә, Дагыстан җирендә 30дан артык кече халык яши, шул исәптән ногайлар-33.4 мең кеше. Татарстанда 100дән артык төрле милләт, шулай ук чит ил вәкилләре гомер кичерә. Без барыбыз да-төрле-төрле, тик бер Кояш астында тату, тыныч яшибез, уй-хыялларыбыз да бер үк төсле: һәммәбез дә сау-сәламәт, бәхетле, имин булырга омтыла! Апрель...

…ЮНЕСКО классификациясе исәпләвенчә, Дагыстан җирендә 30дан артык кече халык яши, шул исәптән ногайлар-33.4 мең кеше. Татарстанда 100дән артык төрле милләт, шулай ук чит ил вәкилләре гомер кичерә. Без барыбыз да-төрле-төрле, тик бер Кояш астында тату, тыныч яшибез, уй-хыялларыбыз да бер үк төсле: һәммәбез дә сау-сәламәт, бәхетле, имин булырга омтыла! Апрель аенда Казанда үтәчәк Татарстан халыкларының III Съездында республикада яшәүче һәркемгә шулкадәр аңлаешы булган төрле телләрдә сөйләшәчәкбез.

Ибрашевлар гаиләсе Мамадышка ерак кояшлы Дагыстаннан килгән. Альбина һәм Рауд - Төньяк Кавказның аз санлы төрки-мәҗүси халык вәкилләре - ногайлар. Татаюрт авылыннан. Алар беренче карашка гына Татарстаннан бик еракта яши сыман тоела. Тарихи чыганакларга күз салсак, ногайлар 15нче гасырның икенче яртысында Идел һәм Урал җирләре уртасында яшәүче халык буларак килеп чыкканнар. Моңа кадәр Кавказалды тигезлекләрендә күчмә тормыш алып баручы кайбер кабиләләр дә аларның составына килеп кушылган. Ногай кабиләләренең бер өлешенең Иделнең уң ягына урнашуы, Кавказ һәм Кара диңгез тирәсендә киң җәелеп яшәүләре мәгълүм. Хәзер алар күбрәк Дагыстан һәм Ставрополь өлкәсендә гомер кичерәләр. Бердәм этник территорияләре юк.

Ибрашевлар гаиләсендә мине аның хатыны, йорт хуҗабикәсе-Альбина һәм Раудның сеңлесе Сафия каршы алдылар. Гаилә башлыгы районыбызда билгеле шәхес-район үзәк хастаханәсенең гемодиализ бүлеге мөдире, хирург. Кызганычка каршы, бу вакытта операциядә иде. Үзе турында әйтелгән җылы сүзләрне ишетмәде. Аны өйдәгеләр үз сүзенә тугры, ышанычлы чын ир-ат, кайгыртучан әти, ир, ул, өлкән абый, яхшы дус буларак тасвирладылар. Яшь белгеч чын һөнәр осталарыннан эшкә өйрәнә. Ә күп җитди сыйфатлар аңа ишле гаиләсендәге өлкәннәр, әти-әнисе тарафыннан кечкенәдән ныклап сеңдерелгән.

-Без үз халкыбызның гореф-гадәтләрен нык саклыйбыз,-ди Сафия. - Ир-атның сүзе хатын-кыз өчен гаиләдә - закон. Энекәшең, абыең, әтиеңме булсынмы ул синең, хатын-кыз ир-атның киң җилкәсе артында яклау сизә.

Яшь ногайлар гаиләләрен тигез мәхәббәт нигезендә кора ала, кәләш кияүне беренче тапкыр никахлашу мәҗлесендә генә дә күрергә мөмкин. Тик бу бәхетсез никах, дигән сүз түгел, гомерлек юлдашны сайлау - тирәнтен уйланылган процесс, ул үзара ышанычка, ата-ана фатихасына нигезләнә. Кияү кәләш өчен калым түли. Ногайлыларның гаиләсе бик тату, нык нәсел шәҗәрәсеннән бер генә "яшь яфрак" та кубып читкә очмаячак.

-Булачак хәләл җефетем белән без мәктәптән үк таныш,-ди Альбина, - бер-беребезне бик ошата идек, әти-әниләр дә каршы килмәде. Чимкент медицина институтын тәмамлагач, Рауд төрле шәһәрләргә резюме җибәрде, чакырулар төрле җирләрдән килде, без Мамадышны сайладык. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Фаяз улы белән сөйләшкәч, без, ике дә уйламыйча, җилкенеп бирегә килдек һәм ялгышмадык. Мин үземне монда 100 ел яшәгән сыман хис итәм. Беренче тапкыр урамга чыгуга ук, күрше йортларда яшәүчеләр елмаеп исәнләшә башладылар. Балалар тату уйныйлар. Татарстанда бик кунакчыл, киң күңелле халык яши, ә иң әйбәтләре - Мамадышта. Чын-чынлап, мин үземне туган ягымдагы өемдәге сыман хис итәм, барысы да күңелемә хуш килә. Безнең биредә күпме яңа дуслар табуыбызны белсәгез?!

… Кунакчыл хуҗабикәнең өстәлендә - яңа пешеп чыккан ризыклар, ире эштән кайтуга барысы да әзер. Кулинария серләре турында сөйләшеп алабыз. Татар кухнясы белән тәңгәллекләр шактый: "Чәк-чәк, хинкал, иляу-хәлвә, пылау, мантый, люля-кебаб, шашлык, кыстыбый..." - дип санап китте ул.

Бу-мөһим!

Татаюрт - Дагыстанның Бабаюрт районындагы авыл. "Махачкала-Астрахань" трассасында район үзәгеннән 17 км читтә урнашкан. Аңа XIX гасырда Аксай беренче дала уздене Тота Дебиров тарафыннан нигез салынган. Авыл атамасы аның исеме белән бәйле. 1900нчы елда Бессарабия немецлары күчеп утыргач, Эйгенгейм дигән исем кушылган. 1914нче елда биредә 458 кеше яшәгән. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында, немец исемнәренә каршы көрәштә Новониколаевк исеме ала. Хазаров дип тә йөртелә. 1944нче елда, немецлардан азат ителгәч, "ДАССРның 15 еллыгы" совхозы була. Кумык һәм ногайлар аны һәрвакыт Татаюрт (вариант Тотаюрт) дип атый. Хәзерге исеме дә-Татаюрт. 2016 елда биредә 2443 кеше теркәлгән. Чыганак: ru.wikipedia.org

НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА

Фото: http://diary-culture.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев