Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш халкы 7 миллион 800 мең сумга баеды

Февраль аенда районыбыз шәхси хуҗалыклары сыр-май комбинатына 342,47 тонна сөт тапшырдылар. Узган елгыдан бу 20 тоннага күбрәк. Халыкка 7,8 миллион сумнан артыгырак акча түләнәчәк. Зөлфинә Әкъбәрова, Марина Капитова, Фәрит Ситдыйков, Зөфәр Шакиров, Рөстәм Ямалеев сөт җыюда үсеш белән баралар. Былтыр февральдә бер литр сөткә уртача 19 сум 53 тиен түләнгән...

Февраль аенда районыбыз шәхси хуҗалыклары сыр-май комбинатына 342,47 тонна сөт тапшырдылар. Узган елгыдан бу 20 тоннага күбрәк. Халыкка 7,8 миллион сумнан артыгырак акча түләнәчәк.


Зөлфинә Әкъбәрова, Марина Капитова, Фәрит Ситдыйков, Зөфәр Шакиров, Рөстәм Ямалеев сөт җыюда үсеш белән баралар. Былтыр февральдә бер литр сөткә уртача 19 сум 53 тиен түләнгән булса, быел ул 22 сум 97 тиен тәшкил итте. Рөстәм Ямалеев белән Марина Капитова 3,99 процент майлылыктагы сөт китергәннәр. Зөлфинә Әкъбәрова тапшырган сөтләр - 3,76, Баймөхәммәт Бинков тапшырганнар - 3,71, Фәрит Ситдыйков китергән 3,7 процент майлылык күрсәткән.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев