Нократ

Мамадышский район

Рус Тат
Общество-non-RSS

Мамадыш күгендәге якты йолдыз

Күренекле остабикәбез Венера Яруллинаның ахирәт сәфәренә киткән көненен Мамадыш мөслимәләре быел да билгеләп үтте.

Кыска гына гомерендә дин юлында биниһая зур хезмәт куярга өлгергән, шәригать кануннары нигезендә яшәгән, бертуктаусыз гыйлем алган, халыкка Коръән нурын тараткан, күпләргә туры юл һәм рухи кыйблаларын табарга булышкан, йөзләгән шәкерт, игелекле гамәлләр калдырган мөгаллимә, остазбикәнең якты исеме телебездән төшми, хатирәләр яңартыла, чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләре яңгырый. Менә бишенче ел рәттән районның иң күренекле абыстайлары, шәкертләре бергә җыелып, аның рухына Коръән багышлый.

Досье

Венера Касыйм кызы Яруллина 1982нче елның 13нче декабрендә дөньяга аваз сала. “Нухрат“ балалар бакчасына йөри. 1990нчы елдан Красная Горка урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы. 2000-2004нче елларда Казанда “Мөхәммәдия“ мәдрәсәсендә ислам шәригате һәм гарәп теле белгечлеге буенча гыйлем ала. Шул ук вакытта халыкка дини гыйлемнәр өйрәтергә дә алына. 2009нчы елдан, Мамадыш мәдрәсәсе ачылган көннән башлап, аның алыштыргысыз мөгаллимәсе. 2013нче елда Россия Ислам Университетына укырга керә. 2016нчы елның 1нче гыйнварында, искәрмәстән генә, шунда укырга киткән җирендә, 33 яшендә (җәннәт яше санала!) ахирәт сәфәренә китте.

Аңа багышлап чыгарылган  “Юл күрсәтүче йолдызыбыз“ дип исемләнгән китапта бик күпләрнең истәлекләре тупланган.

Габдрахман  Хәбибуллин, Мамадыш мәдрәсәсе директоры:

“Бүгенге көн замана белән бергә атлавыңны таләп итә. Бу дин әһелләренә дә кагыла. Чөнки адәм баласын гади вәгазь белән генә дингә чакырып булмый торган замана җитте. Сүз белән генә түгел, гамәлләрең белән дә кешеләрне игелек кылырга, үз-үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә, халкыңа, милләтеңә, динеңә хезмәт итәргә чакырырга кирәк. Районыбыз мөгаллимәсе Венера Яруллина шундыйлардан иде. Уйлавымча, Аллаһы Тәгалә Венераның нәкъ укытуга булган мәхәббәте, эчкерсез Раббыбыз ризалыгы өчен генә хезмәт кылуы өчен халык арасында күтәрде һәм алыштырмаслык мөгаллимә итте. Аның кыяфәтеннән, тотышыннан ук Исламның тынычлык, хәерлелек дине икәнен аңларга була иде. Тирә-юньдәге кешеләргә аннан бары тик позитив кына тәэсир күчте. Әдәпле сөйләшүе, пөхтә киенүе, гайбәткә катышмавы кебек сыйфатлары аны тагын да нык бизәде. Әлбәттә арабыздан шушындый шәхеснең китүе – зур югалту. Чөнки хәзер шәригатьне теория ягыннан мөкәммәл белүчеләр күп, әмма аны гамәлдә кулланучылар бик сирәк очрый. Венера әле шунысы белән сирәк кеше – ул дәрәҗәгә, танылуга битараф иде. Аны районыбыз күләмендә мөселман зыялысы булды, дип әйтсәм дә, ялгыш булмас. Венера абыстайның гомере “шигырь сыман кыска, төгәл ритм-рифмага салынган, фикри яктан көчле шигырьне хәтерләтә. Бер шигъри гомергә, әйтерсең лә, милләт, әдәп-әхлак, гомумән татарның, мөселманның яшәү рәвеше тулысынча сыйган”. Аның гомере “өзелмәс җыр” кебек ниндидер бер яктылык калдырырга омтылган кыска гына кабатланмас шигьри гомергә охшаган. Һичшиксез, Венера үз заманының дини агартучысы булды. Шуңа күрә халкыбызда андый якты шәхесләр булуы белән горурланыйк, киләчәккә өмет туплыйк. Раббыбыз Венера абыстайның каберен нурлы итсен, аның рухын шат кылсын, хәтер-истәлекләребез аңа дога булып барсын, урыны җәннәттә булсын“.

 

Алсу Дияр, “Нократ“ газетасы журналисты:

 

“Мәсәд“ сүрәсе көче

 Күп яттык без мәдрәсәдә

Тормышымдагы урау, сикәлтәле юллар, журналистлык хезмәтемдәге ачык калган сораулар мине 2009нчы елда Мамадыш мәдрәсәсенә алып килде. Эштән соң, вакыт тапканда, кичке курсларга “разведкага“ йөреп алдым мин анда. Хәзер әлифне таяк, дип танып, белгән кадәр гыйлемнәрем белән әкрен генә гамәл кылырга омтылып яшәп ятам. Венера туташ Яруллина безгә Коръән, фикһ, гакыйдә фәннәреннән керде. Аның мәдрәсәгә иртән килеп укыта башлаганын, көннәрен шунда уздырганын, әле мәхәлләләрдәге мәчетләр буенча да укытып йөргәнен күрә идем. Атнага ике тапкыр, кичке сәгать биштән соң гыйлем алырга йөрим. Коръән, гадәттә, соңгы дәрес. Тирләп-пешеп, вата-җимерә, борын астыннан мыгырданып, ыкы-мыкы килеп гарәпчә укыйбыз. Венера абыстай һәммәбезне сабыр гына тыңлап, хаталарны төзәттерә, хәрефләрне, догаларны дәррәү кабатлаттыра. “Әлләни гыйлемегез дә юк инде, тик сезнең төркемгә керергә бик яратам: кызык, күңелле һәм рәхәт сезнең белән!”,–дигәне истә. Көлештек. Без генә түгел, көне буе ничәмә-ничә төркем укыта ич ул! Ничек түземлеге җитә торгандыр...

 

Бишектән ләхеткәчә гыйлем ал!

 

Реклама

Үзе дә Әлмәткә, Казанга (аның һәр шәһәрдә шәкертләре дә булган) барып, өстәмә курсларда укып кайта да, ниндидер яңа формулалар белән безгә тәҗвид фәнен җиңелрәк итеп төшендерергә омтыла. Тәҗвид кагыйдәләрен һаман урынында тиешенчә куллана белүчеләребез аз. Нун сәкен, та марбута, калькалә хәрефләре... “Күп яттык без мәдрәсәдә, аңламадык бер нәрсә дә!“ – булды бу, Венера абыстай, инде дүртенче ел маташам, белемем – ташкүлчим, оят миңа,“ – дим. “Ә мин бу юлда егерме елдан артык йөрим, һаман берни белмәгәнемне белә барам!“ – ди остазыбыз, елмаеп. Ииии, ул да шулай дигәч! Авызына гына карап торабыз ич без аның, Коръән укый башласа, таң калабыз. Инде сәгать кичке сигезләр тула, шәһәр маршрут автобусларының вакыты чыга, “Калган көтү, калган!“ – дип тагын да озаграк утырабыз.

И, сабыйлар, эшләгез сез!

 

Күп вакытларда үзебез яши торган “Мамадыш“ совхозы бистәсенә аның белән бергәләп җәяү төшәргә туры килә. Яңа ел алдыннан кайтып барабыз шулай. Совет урамына балаларга тау ясап куйганнар. “Венера, минем тау шуасы килә!“ – мәйтәм. “Әйдә!“ – диде дә, беренче булып баскычтан менеп тә китте. Кызык булган иде дә соң! Көлә-көлә кайтып киттек. Үзәк мәйдандагы фонтанны ачканны да хәтерлим әле. Рамазан ае иде ул, мәдрәсәдә чиратлашып ифтар үткәрү матур гадәткә керде. Ак яулыклы Мамадыш хатын-кызлары, Совет урамын тутырып, үзәк мәчеткә тәравихка менәбез. Район мәдәният йорты каршына җыелган халык, җыелган халык. Ул фонтанның матурлыгы: төсләре уйнаклый, “Мамадышым“ җырын тирә-юньгә яңгырата, тамчылары битләргә бәрә. Битараф кына үтеп китеп булмады инде. Венера туташ белән, бу матурлыкны авыз ачып карап йөри торгач, тәравихка чүт өлгердек. Сәридә абыстай кирәкне биргән иде: “И, сабыйлар, фонтан карап йөргәннәр, намазга соңга кала яздылар!“ – дип, битәрләгәне истә.

Сәфәр чыксаң, ерак юлга...

Сәяхәтләргә барырга ашкынып тора иде ул. “Ак калфак“ әбиләре белән Биләрдә йөргән хәтергә нык уелган. Баскычларны саный-саный, төркемебез белән Хуҗалар тавындагы өч кара ташка кадәр менеп җиттек. Андагы шарт буенча, имеш, ташларны җиде мәртәбә әйләнеп чыгып, кулың белән берәрсен тотып, теләк теләргә кирәк. Венера абыстай безне җыйды да: “Берүк бидгать чыгарып йөри күрмәгез берегез дә. Безнең изге гамәлебез – хаҗ кылу, изге урыныбыз – Мәккәдә, Кәгъбә ташы янында гына. Хәзер әнә теге чирәмлеккә намазлыкларыбызны җәеп, башта ике рәкәгать намаз укыйбыз, аннары биредә шәһит киткәннәр рухына дога кылабыз!“ – диде. Шулай эшләдек тә. Бер төркем мөслимәләр белән Санкт-Петербург каласына да сәфәр кылды. 2015нче елның декабрь аенда Әлфирә абыстай Мамадыштан безне Казанга “Корстон“ ял һәм сәүдә комплексына мөселман хатын-кызлары модасы карарга алып барды. Янәшәмә утырган Венера абыстай юл буе тарих укыды, тиздән университетта имтихан тапшырасы бар икән. “Нинди бетмәгән уку булды инде ул, үзең галим рәвешендә теләсә кемгә белем бирерлек мөгаллим бит инде син!“ – дигәнем истә. Елмаеп кына куйды да, укуын дәвам итте. Мең кат кабатлаган хәдисен беләм инде: “Бишектән ләхеткәчә гыйлем ал!“

Хикмәтле дога

Ул мәҗбүриләп өйрәткән бер дога – “Мәсәд ” сүрәсенең хикмәте турында да сөйлим әле. “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Тәббәт йәдәә әбии ләһәбиүв-вә тәббе. Мәә әгънәә ганһү мәәлүһүү вә мәә кәсәбе. Сәйасъләә нәәраң зәәтә ләһәбе. Вәмраәәтүһүү хәммәәләтәл-хәтаб. Фии җиидиһәә хәбелүм мим-мәсәд”. (Әбү Ләһәбнең ике кулы корсын. Үзе дә корсын. Аңа малы да, җыйган мөлкәте дә файда бирмәде. Ул янган утка керәчәк. Хатыны да, муенына хөрмә агачының җепселләрен аскан хәлдә, утыннарын янган утка ташыячак).

–Ятламыйм мин моны! Сүзләре ошамый. Ник мин кемгәдер кулы корсын, утта янсын, дип әйтим. Каргау була бит.

–Өйгә эшне үтәргә кирәк, Алсу апа. Утыр, икеле! – диде Венера туташ. Минем өчен махсус “Мәсәд“ сүрәсенең фазыйләтен, тәфсирен янәдән аңлатырга кереште.

–Төп дини чыганакларыбыз икәү: Аллаһы Тәгаләнең китабы Коръән Кәрим һәм шулай ук Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең сөннәте. Алардагы мәгълүматны тикшереп карасак, аятьләргә күз салсак, барысын да аңлыйбыз. Заманында мөшрикләр пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) янына сорау белән киләләр. “Сиңа вәгъдә ителгән Кыямәт көне кайчан?” Пәйгамбәребез (с.г.в.) беренче көнне үк, аңа Аллаһы Тәгаләдән дәгъват кылырга боерык килгәндә үк, Сафа тавына менеп, Мәккә халкын үзе янына чакыра. Халык җыелгач, болай ди: “Әгәр дә мин сезгә хәбәр бирсәм, шушы тау артында сезгә һөҗүм итәргә әзер гаскәр тора дисәм, сез миңа ышаныр идегезме?” Бөтенесе җавап бирә: “Әйе, без сиңа ышаныр идек. Син безнең арабызда әмин буларак танылган. Без синнән беркайчан да ялган сүз ишетмәдек“. “Мин фәкать сезгә җибәрелгән илче генә, сезне фәкать Аллаһы Тәгаләнең газабы бар, дип кисәтүче генә, минем вазыйфам шул гына. Аллаһы Тәгалә кыямәт көне кайчан булачагын минем өстемә йөкләмәде, миңа кушмады, минем вазыйфам башка – Аллаһы Тәгалә биргән мәгълүматны сезгә җиткереп бару” (“Тәбарәк” сүрәсе, 25 аять). Шуларны сөйләп торганда төркемнән тавыш ишетелә: “Син шушыны әйтер өчен генә безне тауга чакырып менгездеңме, халыкны җыйдыңмы?! Кулың корсын!“. Бу кеше Әбү Ләхәб була. Иманга килмәү генә түгел, Әбү Ләхәб белән аның хатыны Өмми Җамал –кешеләрне Пәйгамбәребез (с.г.в.)гә каршы өзлексез рәвештә котыртып, динебезгә зыян китергән кәферләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) нишләргә дә белмәгән. Шуннан соң шушы сүрә иңә. Син кемнәрнедер каргамыйсың, сүз Аллаһы Тәгаләдән иңгән сүрә уку турында бара. Кемгәдер ачуың килгәндә, үзеңне кулга алып, шушы доганы укып, тынычлана алсаң, Ухуд сугышында җиңгән сугышчыга тиң булырсың. Аллаһы Тәгалә сине ул дошманнарың белән беркайчан янәшә куймас. Тагын пышылдап кына шунысын да әйтәм: Әбү Ләхәбнең кабере өстендә хәзер бәдрәф, диләр! – диде ул. Алаааааай икән. Моннан да яхшырак итеп миңа мәсьәләнең асылын беркемнең дә аңлата алганы юк иде әле, хәтеремә мәңгелеккә уеп куйды Венера абыстай сүрәне. Бу тормышта ачуны кабарта, чыгырдан чыгара торган күренешләр белән күзгә-күз очрашуга, тиз-тиз “Мәсәд“не кабатларга тотынам. Могҗизалар ясый да куя дога.

Йәгез, бер дога!

Әнисе вафатын бик авыр кичерде Венера туташ. “Үз кулларым белән юдым. Авыр, бик авыр әнине югалтуы, кеше үлгәннән соң еламау җаһилият галәмәте икәнен яхшы беләм. Тик үземә кагылгач фәлсәфә каядыр гел юкка чыкты. Яшьләр үзеннән - үзе ага. Алсу апа, газиз әнием Гөлбизә Мәдиян кызы рухына син дә дога кыла торган бул әле, яме!“ – диде, күземә туры карап. Аның үзенең үлеме дә аяз көнне яшен суккандай булды: Яңа елның озак каникулларында бөтен кеше ял итеп ятканда, Казанга Ислам университетына укырга киткән җирендә вафат булды бит ул. 33 яшендә – Пәйгамбәрләр яшендә. Әйе, якын кешеләреңне югалту бик-бик авыр. Ул искә төшкән саен калебем нечкәрә, аның янәшәмдә барлыгын һаман тоям кебек. Һәркөнне редакциядән чыгып мәдрәсәгә карагач та, Совет урамындагы җырлаучы төсле фонтанны, балалар чыр-чу килеп шуган боз тавын күргәч тә... Алай гына да түгел: кулыма Коръәнне алган, намаз укыган саен Ул янәшәмдә утыра сыман. Шәкертләр Остаздан яхшырак булырга тиеш, диләр, ләкин кая Венера абыстайга җитү?! Үзебезнең Мамадышта гына туып-үскән, тәрбияләнгән булса да, әүлияләр нәселеннән булган ич ул. Коръәнне су урынына эчә, гамәл-гыйбадәтне кыла, йөзләгән шәкерткә гыйлем бирә, нияте һәрчак изге, гамәлләре ихлас, тырнак очы кадәр дә тәкәбберлеге юк иде бит аның. Тәкъваның тәкъвасы иде ул. Шәхси үрнәк – иң үтемле вәгазь, диләр...

Венера абыстай, ахирәтем, җан дустым, Остазым, юл күрсәтүче йолдызым, тар каберләрең киң, рухың һәрчак шат булсын, Фирдәвес җәннәтләрендә очрашырга язсын безгә!

Фотода: Казанга мөслимәләр җыелышына баргач. Венера абыстай алгы рәттә зәңгәр күлмәктән. Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев