Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш ите ник иң тәмлесе

Казан халкының Мамадыш итен нигә ныграк яратуының һәм ярминкәләрдә безнең сәүдә рәтләрен сырып алуының серләре ачыла башлады. Бездә маллар симезрәк икән. Ә майлары саркып торган ит һәрвакыт телне йотарлык була. Мамадыш маллары симез булмаслар иде, Татарстанда кышлату чорына иң күп терлек азыгы бездә әзерләнгән. Моны республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...

Казан халкының Мамадыш итен нигә ныграк яратуының һәм ярминкәләрдә безнең сәүдә рәтләрен сырып алуының серләре ачыла башлады.

Бездә маллар симезрәк икән. Ә майлары саркып торган ит һәрвакыт телне йотарлык була. Мамадыш маллары симез булмаслар иде, Татарстанда кышлату чорына иң күп терлек азыгы бездә әзерләнгән. Моны республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары да раслый. Азык күп булгач, мулдан ашыйлар һәм тизрәк үсәләр дә алар. Районыбызда быел кышлату чорына һәр баш шартлы терлеккә тупланган азык 33,4 центнер азык берәмлеге туры килә.

Саба районында ул - 24, Балык Бистәсендә - 25,8, Алабугада - 26,3, Кукмара белән Теләчедә 27,9 центнер гына. Аларда яңгыр да бермә-бер күбрәк яуган иде югыйса. Яңгыр суы белән генә ерак китә алмыйсың икән.
Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев