Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш җитәкчеләре туп типте

Районыбызда бер-бер артлы спорт мәйданчыклары ачыла. Заман таләпләренә туры китереп эшләнгән әлеге мәйданчыкларда һәркем спорт белән шөгыльләнә алачак. Ә спорт - сәламәтлекнең тоткасы. Бүгенге көндә шәһәрдә уңышлы гына биш спорт мәйданчыгы эшләп килә. Ә Республика программасы нигезендә быел Мамадыш муниципаль районында янә ике спорт мәйданчыгы төзелеше каралган. Җәнлек совхозы һәм...

Районыбызда бер-бер артлы спорт мәйданчыклары ачыла. Заман таләпләренә туры китереп эшләнгән әлеге мәйданчыкларда һәркем спорт белән шөгыльләнә алачак. Ә спорт - сәламәтлекнең тоткасы.

Бүгенге көндә шәһәрдә уңышлы гына биш спорт мәйданчыгы эшләп килә. Ә Республика программасы нигезендә быел Мамадыш муниципаль районында янә ике спорт мәйданчыгы төзелеше каралган. Җәнлек совхозы һәм Т. Ушма авыллары да хәзер заманча спорт кыры белән горурлана ала.

Дамир Гарипов, Т. Ушма авыл җирлеге башлыгы:

- Спорт мәйданчыгы республика программасы ярдәме белән төзелде. "Дуслык" спорт комплексы булса да, халык әлеге мәйданчыкны көтеп алды. Авыл халкының күбесе яшьләр бит әле. Хәтерлим, балачакта мәктәп букчаларын җиргә ыргытып, басуларда футбол уйный идек. Голның кергәнме-юкмы икәнлеген ачыклау да кыен иде.

- Районда спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен уңайлыклар да бар, бары тик бу мөмкинлекләрдән дөрес файдалана белергә генә кирәк. Сез дә бу мәйданчыкның кадерен белегез. Киләчәктә сезнең арадан да танылган спортчылар, чемпионнар үсеп чыгар, дип ышанам, - диде Анатолий Иванов мәйданчык ачылу тантанасында.

Муниципаль район башлыгы ачылышка җыелган бар халыкны әлеге бәйрәм белән котлады, мәйданчыкны сафка бастырган ПМК "Мелиорация" оешмасы җитәкчесе Ренат Мостафин кулы астында эшләүче коллективка Рәхмәт хаты һәм затлы кубок бүләк итте.

Универсаль спорт мәйданчыгы ишегенә бәйләнгән ал тасманы кисү хокукы район башлыгы Анатолий Ивановка, Түбән Ушма авыл җирлеге инвесторы Рифат Мотыйгуллинга һәм ПМК "Мелиорация" оешмасы җитәкчесе Ренат Мостафинга бирелде. Яңа мәйданчыкка уң аяклары белән атлап кергән Анатолий Иванов ,символик рәвештә, беренче уенны башлап та җибәрде.

Алга таба яңа мәйданчыкта футбол уенын "Колбаса" цехы егетләре командасы, "Авыл яшьләре" , " Мәктәп" командасы дәвам итте.

Тантаналы спорт мәйданчыгыннан соң халык мәдәният йортына ургылды. Биредә район җитәкчелеге катнашынды авыл җыены узды. Район башлыгы Анатолий Иванов соңгы елларда Татарстан күләмендә һәм Мамадышыбызда башкарылган эшләр хакында сөйләде. Очрашу барышында авыл халкының сорауларына да җавап бирделәр.

Айгөл Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250