Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш җитәкчеләренең кан басымнарын тикшерделәр

Район башлыгы Анатолий Иванов муниципалитет бинасына оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләрен, бүлек мөдирләрен җыеп чираттагы эшлекле киңәшмә үткәрде. Утырышлар залына илтүче коридорга куелган өстәлләр артында медицина хезмәткәрләре утыра иде. Алар киңәшмәгә ашыгучы җитәкчеләргә кан басымнарын тикшертергә тәкъдим иттеләр. Соңыннан, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев белдерүенчә, шәфкать туташлары 50 кешегә күзәтү...

Район башлыгы Анатолий Иванов муниципалитет бинасына оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләрен, бүлек мөдирләрен җыеп чираттагы эшлекле киңәшмә үткәрде.

Утырышлар залына илтүче коридорга куелган өстәлләр артында медицина хезмәткәрләре утыра иде. Алар киңәшмәгә ашыгучы җитәкчеләргә кан басымнарын тикшертергә тәкъдим иттеләр. Соңыннан, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев белдерүенчә, шәфкать туташлары 50 кешегә күзәтү үткәргән. Шуларның 55% артериаль кан басымы югары булуы ачыкланган. Андыйларга кызыл төстәге карточкалар тапшырганнар.

"Сезгә кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк",- диде Дамир Хаҗиев.

Башка хроник авырулар кебек үк, гипертонияне дә дәвалауга караганда, булдырмый калу җиңелрәк тә, арзанрак та. Шуңа күрә профилактика зарури, нәселендә мондый авырудан интегүчеләр булса, бигрәк тә.

Артериядәге кан басымы терекөмеш баганасының 140 һәм 90 ммнан артып китсә, бу артерия гипертензиясе була. Аны дәваламаганда, ул йөрәк ишемиясе, инсульт, бөерләр зарарлануга, соңгы исәптә үлемгә китерә.

Гипертониягә профилактика турында беренче чиратта артериядәге кан басымы югары булучылар яки чик нормага килеп җиткәннәр уйланырга тиеш. Бу бигрәк тә яшьләргә һәм үсмерләргә кагыла.

Безнең белешмә

Гипертониягә башлангыч профилактика түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

үзәк нерв системасы эшчәнлеген җайга салу (стрессларны булдырмау);

төгәл көн тәртибе (көн саен бер үк сәгатьләрдә йокларга яту һәм иртән тору);

саф һавада күнегүләр ясау һәм дәвалау физкультурасы (саф һавада озаклап җәяү йөрүләр, велосипедта йөрү, бакчада җиңел эшләр башкару). Хәрәкәт активлыгы ял вакытында да киметелмәскә тиеш;

спорт залында һәм өйдә көн саен күнегүләр ясау;

йокыны тәртипкә китерү (аның дәвамлылыгы 8 сәгатьтән ким булмаска тиеш);

рациональ туклану;

гәүдә авырлыгын киметү (симез кешеләргә). Гәүдә авырлыгын киметмичә гипертониягә профилактика турында сүз йөртеп булмый. Кинәт ябыгырга да ярамый, гәүдә авырлыгын аена 5-10%ка гына киметергә ярый.

Тәмәке тарту тыела!

Тоз куллануны киметергә (аның нормасы көненә 6 грамм);

составында калий тозлары, кальций, магний күп булган ризыклар (майсыз эремчек, петрушка, тавык йомыркасы сарысы, фасоль, караҗимеш, чөгендер, мич бәрәңгесе, күрәгә, төшсез йөзем) ашау.

Спиртлы эчемлекләр куллануны киметү (көненә 30 млдан артмаска тиеш!)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев