Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш игенчеләре алдан күрә белә

"АПК "Азык-төлек программасы", "АПК "Тәкәнеш" һәм "АПК "Нократ" җәмгыятьләре инвесторы Рифат Мотыйгуллин безнең табигый зонада арышның мул уңыш бирә торган культура икәнен яхшы аңлый. "АПК "Азык-төлек программасы" басуларында аны планлаштырган 1450 гектар урынына 2035 гектар чәчеп куйдылар. Быел алар арышның һәр гектарыннан 30 центнердан артыграк уңыш җыеп алганнар иде. "Шакирҗанова"...

"АПК "Азык-төлек программасы", "АПК "Тәкәнеш" һәм "АПК "Нократ" җәмгыятьләре инвесторы Рифат Мотыйгуллин безнең табигый зонада арышның мул уңыш бирә торган культура икәнен яхшы аңлый.

"АПК "Азык-төлек программасы" басуларында аны планлаштырган 1450 гектар урынына 2035 гектар чәчеп куйдылар. Быел алар арышның һәр гектарыннан 30 центнердан артыграк уңыш җыеп алганнар иде. "Шакирҗанова" крестьян-фермер хуҗалыгы да планын 151 процент итеп үтәде. Август аенда туфракта дым калмаса, көннәр коры торса да, яңгырларның барыбер ява башлаячагын аңлап, хуҗалыкларыбыз көзге чәчүгә вакытында керешкәннәр иде һәм оттылар. Бүгенгә район буенча 10 мең гектардан артык көзге культуралар чәчелде инде. Күптән көткән яңгырлар да күренә башлады.

Минневарис Мингалиев

Фото:www.yuga.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев