Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш Германия, Белоруссия, Мәскәү, Украина кешеләрен җәлеп итә 

Агымдагы елда туристлык сезоны башланганнан бирле Мамадыш 700гә якын кунакны кабул иткән. Узган ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч бераз күбрәк. Алар арасында республикадан гына түгел, ә башка төбәкләрдән килгәннәре дә бар. Бирегә 5 теплоход белән 432 кеше юнәлгән. 214 турист Башкортстан, Якутия, Арча һәм башка шәһәр, республикалардан булган. Сүз уңаеннан,...

Агымдагы елда туристлык сезоны башланганнан бирле Мамадыш 700гә якын кунакны кабул иткән. Узган ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч бераз күбрәк. Алар арасында республикадан гына түгел, ә башка төбәкләрдән килгәннәре дә бар. Бирегә 5 теплоход белән 432 кеше юнәлгән. 214 турист Башкортстан, Якутия, Арча һәм башка шәһәр, республикалардан булган. Сүз уңаеннан, Мамадышта Казанда урнашкан КХТИдан да 45 кеше кунак булырга өлгергән. Шулай да, туристларның күпчелеген Мәскәү асты, Мәскәү, Украина, Белоруссия, Түбән Новгород, хәтта Германиядә гомер кичерүчеләр тәшкил итә.

Шәһәребезгә килүчеләр "Туган төбәкне өйрәнү" музее, үзәк мәчет, Изге кәса, Совет урамы буенча "сәяхәт" кылалар. Бүгенге көнгә кадәр кунаклар шәһәрне 170 000 сумга баеткан. Туристлык сезоны әле дә дәвам итә.

Әдел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев