Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш газетасын шкафта саклыйлар

Мамадыш почтамты белән редакция коллективы бүген "Абунәче көне"н ашлык кабул итү предприятиесендә уздырды. "Безнең "Нократ" ("Вятка") газетасы районыбыздагы яңалыклар, уңышларыбыз һәм проблемалар турында "табадан гына төшкән" хәбәрләр белән таныштырып бара. Газетада дөнья күрүче кызыклы һәм актуаль язмалар район халкына үзен борчыган сорауларга дөрес җавап табарга ярдәм итә, кызыклы шәхесләр белән...

Мамадыш почтамты белән редакция коллективы бүген "Абунәче көне"н ашлык кабул итү предприятиесендә уздырды.

"Безнең "Нократ" ("Вятка") газетасы районыбыздагы яңалыклар, уңышларыбыз һәм проблемалар турында "табадан гына төшкән" хәбәрләр белән таныштырып бара. Газетада дөнья күрүче кызыклы һәм актуаль язмалар район халкына үзен борчыган сорауларга дөрес җавап табарга ярдәм итә, кызыклы шәхесләр белән таныштыра", - диде "Мамадыш икмәк кабул итү предприятиесе" директоры Рифат Мәхмүтов. Ул район газетасына беренче булып подписка рәсмиләштерде. Быелның беренче яртыеллыгына районыбызның ялгыз гомер кичерүче ике хезмәт ветеранына подписка рәсмиләштергән иде ул. "Элек: "Ташка басылган сүзгә ышан", - диләр иде, бу сүзләр бүген дә актуаль булып кала. Интернет" челтәренә дә кергәләп чыгабыз, әмма газетаны күбрәк укыйбыз. Аны шкафка алып куеп саклап та була," - дип өлкән механик Кәниф Сәләхиев тә үз фикере белән уртаклашты. Аларның үрнәгендә, ашлык кабул итү предприятиесендә егермегә якын кеше "Нократ" һәм "Вятка" газеталарына язылды.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев