Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш гармунчылары Башкортостаннан беренче дәрәҗә диплом белән кайттылар

Башкортостанның Яңавыл районында 25-26нчы майларда барган "Моңга бай гармун бәйрәме" республика бәйгесе быел ике йөздән артык гармунчыны җыйды. Анда Башкортостан, Татарстан, Удмуртия, Пермь өлкәсе, Ханты-Манси округыннан килгән гармунчылар һәм ансамбльләр катнашты. Татарстанны Кукмара һәм Мамадыш районнары тәкъдир итте. Мәйдан тутырып килгән тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Ансамбльләр чыгышы аеруча...

Башкортостанның Яңавыл районында 25-26нчы майларда барган "Моңга бай гармун бәйрәме" республика бәйгесе быел ике йөздән артык гармунчыны җыйды. Анда Башкортостан, Татарстан, Удмуртия, Пермь өлкәсе, Ханты-Манси округыннан килгән гармунчылар һәм ансамбльләр катнашты. Татарстанны Кукмара һәм Мамадыш районнары тәкъдир итте.

Мәйдан тутырып килгән тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Ансамбльләр чыгышы аеруча матур иде, алар башкарган көйләр, җырлар күңелгә бик ятышлы булды. Берсеннән-берсе көчле, үзенчәлекле ансамбльләр арасында да ярыш кызу барды. Гала-концерт шәһәрнең үзәк мәйданында, шушы уен коралына куелган һәйкәл янында үтте. Анда Рөстәм Гыйниятов җитәкләгән Мамадыш гармунчылары ансамбле беренче дәрәҗә дипломга лаек дип табылды. Җиңүчеләребезне котлыйбыз!

dHzLw50kgSA.jpg

Бераз тарих
Бәйгегә Башкортостанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортостан дәүләт филармониясенең ул вакыттагы режиссеры Фатыйх Икъсанов нигез сала. Бу хәл моннан 30 ел элек, 1985 елда була. Бик матур башланган "Тальян бәйрәме" берничә тапкыр үткәрелгәннән соң, тынып кала. Әмма бәйрәмне яратып өлгергән Яңавыл халкы, әлеге чараны тергезүне кирәк дип таба һәм 2004 елда ул, янә тирә-яктагы осталарны җыеп, "Фатыйх Икъсанов исемендәге призга "Моңга бай гармун бәйрәме" буларак, республика күләмендә үткәрелә. 2013 елда ул, зур танылу алып, "Россия мәдәнияте" максатлы программасына кертелә, регионалә бәйгегә әверелә, халыклар дуслыгын ныгытуга хезмәт итә. Шул ук елда шәһәрдә халкыбызның иң яраткан уен коралына һәйкәл ачыла. Хәзер инде гармун бәйрәме ел саен шушы һәйкәл янында үткәрелә.

ms8lbWEKRVM.jpg


Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев