Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш эшмәкәрләренә дәүләт ярдәм итә

Мамадыш эшмәкәрләре хәзерге вакытта аеруча яхшы исәптә. Чөнки алар гариза саннары, алган грант суммалары белән дә лидерлар рәтендә. Агымдагы атнада район муниципалитеты бинасында эшмәкәрләр катнашында утырыш узды. Чара район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Дәрҗеманов рәислегендә үтте. Эшмәкәрлек субъектлары өчен "Лизинг-грант" программасының икенче этабы башлана. Махсус кунак ТР Икътисад министрлыгының...

Мамадыш эшмәкәрләре хәзерге вакытта аеруча яхшы исәптә. Чөнки алар гариза саннары, алган грант суммалары белән дә лидерлар рәтендә.

Агымдагы атнада район муниципалитеты бинасында эшмәкәрләр катнашында утырыш узды. Чара район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Дәрҗеманов рәислегендә үтте. Эшмәкәрлек субъектлары өчен "Лизинг-грант" программасының икенче этабы башлана. Махсус кунак ТР Икътисад министрлыгының Яр Чаллыдагы үзәге вәкиле Данил Петров, әлеге һәм башка программаларның тәртипләре, мөмкинлекләре турында сөйләде. Яр Чаллы бүлегенә Тукай, Әгерҗе, Менделеевск, Алабуга һәм Мамадыш районнары керә. Райондашларга ул хәзерге вакытта "Лизинг- грант" программасы гына түгел, "Микрофинанслау", "50 гә 50", "Банктан алган кредитның процентларын кайтару" программалары тәкъдим ителүе хакында искәртте.

Мисалга, "Лизинг- грант" буенча эш башлап җибәрүче эшмәкәрлек субъектларына, ягъни эшчәнлекләре бер елдан артмаганнарга лизинг килешүе суммасының 45 проценты субсидияләнә, тик шул ук вакытта аның күләме 1 миллион сумнан артып китә алмый. Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча да программада катнашсалар, субсидия күләмен 70 % ка кадәр арттыру мөмкинлеге бар, диде Данил Петров.

- Программаларның беренче дулкынында эшләрен башлап җибәрүче эшмәкәрләргә субсидия күбрәк бирелде. Ә бу юлы, миңа каласа, ни дә булса җитештерүчеләр отачак. Алдагы планда авыл хуҗалыгы сәнагәте тора. Иң мөһиме, дөрес төзелгән бизнес-план, яңа эш урыннары һәм керемле эшчәнлек, дип киңәш итте Данил Петров.

"Минкрофинанслау" программасы инде бара. "50 гә 50" программасы резедентларга игълан ителде. "Лизинг-грант" программасы сентябрь аенда старт ала. Ә тиешле документлар пакетын инде бүген туплау зарур. Вакыт җиткәч соң булуы ихтимал.

Сораулары туган эшмәкәрләр район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. 203 нче кабинет. Бел. Өчен телефон: 3-10-82, 3-28-82.

Айгөл Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250