Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш елгалары ярларыннан ташый

Козуля елгасы ярларыннан ташыган. Нәтиҗәдә, Ташлык авылында, яр буенда урнашкан шәхси хуҗалыкларга шактый зыян килгән. Йортчылар сүзләренә караганда, мондый авыр хәлдә тәүге тапкыр калулары. Кооперативная урамы, 23 нче йорт адресы буенча яшәүче Тамара Исаеваның яшелчә бакчасы су астында кала. Бакчадагы баз, җәйге өй, мунчаны яртылаш су баса. Мунча кырына терәп...

Козуля елгасы ярларыннан ташыган. Нәтиҗәдә, Ташлык авылында, яр буенда урнашкан шәхси хуҗалыкларга шактый зыян килгән. Йортчылар сүзләренә караганда, мондый авыр хәлдә тәүге тапкыр калулары.

Кооперативная урамы, 23 нче йорт адресы буенча яшәүче Тамара Исаеваның яшелчә бакчасы су астында кала. Бакчадагы баз, җәйге өй, мунчаны яртылаш су баса. Мунча кырына терәп өелгән утын Козуля елгасы буйлап агып китә.

Былтыр, елга шарлап аккан урында буа ясамаган булсалар мондый хәл күзәтелмәс иде, диләр биредә яшәүчеләр.

2015 нче елның көзендә буа ясау белән ПМК "Мелиорация" оешмасы шөгылъләнгән булган. Әмма оешманың баш инженеры Фәрит Галиев исә: "Без бөя түгел, ә су аркылы чыгу өчен юл салдык. Бер ярдан икенче ярга чыгу өчен күперләре дә юк иде бит аларның. Юл астында суга дүрт аварияле торба урнаштыртык. Рәхмәт урынына ләгънәт ишетәбез. Кинәт җылыту, югарырак урнашкан ике бөянең йөзеп китүе аркасында, су нормадан ике метрга югары күтәрелде. Адәм баласы табигать казалары алдында көчсез шул әлегә",-дип шәрехләде.

Хәер, бүген иртән әлеге урыннан суның китүе күзәтелгән.

Бу хакта тулырак сез иртәгә, 12 нче апрель көнне, "Мамадыш-ТВ" телеканалының " Хәбәрләр" тапшыруында карый алачаксыз. Башлана 17.20 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев