Нократ

Мамадыш әдәбият сөючеләрне җыйды

Шимбә көнне районыбызда үткәрелгән татар әдәбияты көннәрендә Казаннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән күпсанлы кунаклар катнашты. Ул күренекле әдип Шәйхи Маннурны искә алуга багышланган чаралар белән башланып китте. Туган авылы Тулбайда каберенә чәчәкләр салынды, рухына дога багышланды. Быел аның китапханәсенә 60 ел тула. Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты, якташыбыз Зиннур...

Шимбә көнне районыбызда үткәрелгән татар әдәбияты көннәрендә Казаннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән күпсанлы кунаклар катнашты.

Ул күренекле әдип Шәйхи Маннурны искә алуга багышланган чаралар белән башланып китте. Туган авылы Тулбайда каберенә чәчәкләр салынды, рухына дога багышланды. Быел аның китапханәсенә 60 ел тула. Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты, якташыбыз Зиннур Мансуров Шәйхи Маннур кебек үз акчасына китапханә салдырган һәм аны китаплар белән тәэмин итеп торган әдипнең Татарстанда башка булмавын ассызыклап үтте.

Шәйхи аганың Мамадыштагы һәйкәле янында да аны искә алу митингы үткәрелде. Анда шәһәр мәктәпләре укучылары, татар теле укытучылары, китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр каршында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы Зиннур Мансуров, Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе Факил Сафин, Шәйхи Маннурның мирас комиссиясе рәисе Шаһинур Мостафин чыгыш ясап, әдипнең иҗаты бүген дә актуаль булуын, Мамадыш төбәгеннән соңгы елларда бик күп әдипләр үсеп чыгуында аның да йогынтысы зурлыгын билгеләп үттеләр.

Композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында узган кичәдә Шәйхи Маннур исемендәге премиянең быелгы лауреатлары исемнәре игълан ителде, аларга дипломнар тапшырылды. Мамадыш төбәге талантларын барлауда керткән өлешләре, якташыбыз Мөхәммәт Шәйхинең "Якты чишмә" китабын әзерләп чыгарганы өчен, әдип, "Көмеш кыңгырау" газетасы баш мөхәррире-директоры Факил Сафин; балаларга багышланган күпсанлы китаплары өчен шагыйрь Ринат Нуруллин; матбугат битләрендә дөнья күргән шигырьләре һәм парчалары өчен шәһәрдәшебез Люция Губина яңа лауреатлар булдылар. Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы көче белән әзерләнгән кичәнең икенче өлеше якташыбыз, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Вахит Галиевның 90 еллыгына багышланган иде. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, иҗатташ дуслары, балалары шагыйрьгә саулык-сәламәтлек, озын гомер, тагын да зуррак иҗат уңышлары теләделәр.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 17 мая 2018 - 15:04
    Мамадышские медсестры отметили свой профессиональный праздник
  • 15 мая 2018 - 15:16
    Жительница Мамадыша поздравляет с Днем семьи
  • 24 апреля 2018 - 10:28
    Мамадышских победителей фестиваля "Созвездие - Йолдызлык" встретили плакатами, шарами и живым коридором
  • В Мамадыше дан старт строительству первых производственных площадок на территории промпарка "Вятка"
  • "Премия века" - газете "Нократ" ("Вятка") 100 лет!
  • В Мамадыше наградили победителей конкурса, приуроченного к Дню матери
  • 26 декабря 2016 - 12:41
    Частные объявления Сдам посуточно однокомнатную квартиру в г. Мамадыш: желательно молодым или семейным парам. Все подробности по телефону 8-960-076-76-17 /////// Тамада русско-татарская. Профессиональная актриса, интересная, своеобразная программа с юмором. Тел.: 89274161807 Эльмира Требуются в страховую компанию офисный специалист на постоянную работу и страховые агенты. Собеседование по телефону: 8-960-088-77-66 Продается Теплицы заводские (крашеные и оцинкованные). Доставка. Установка. Хранение. Тел.: 8-917-917-34-43 Срубы, брус, доски на дома и бани. Из зимнего леса. Доставка. тел.: 8-927-046-99-22, 8-937-577-87-00 Умартага канди - 100 с. Прополис 1600с, балавыз 260с алабыз. 8-905-039-34-43 СТЕНОВЫЕ керамзитные блоки и перегородочные, с/з Мамадышский ул. Беркасовская, д.36. Тел.: 8-965-618-21-88, 8-962-577-11-74 Услуги РЕМОНТ холодильников. Выезд на дом, по деревням. Тел.: 8-904-664-83-51, 8-917-391-76-83, 8-927-049-49-38, 8-906-121-39-77 РЕМОНТ: Ж/К телевизоров и антенн. Выезд на дом. Тел.: 8-905-376-43-72 РЕМОНТ стиральных машин на дому. Выезд по деревням. Гарантия. Тел.: 8-962-578-16-36, 8-917-248-03-61 НАТЯЖНЫЕ ПОТОЛКИ любой сложности - 100 руб./кв.м. Гарантия 15 лет. Быстро. Чисто. Тел.: 8-937-595-88-41
Ночной режим