Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш чигенергә уйламый

Мамадыш районы тулаем сөт җитештерү буенча да, аны һәр сыердан савып алу күләме күрсәткечендә дә республикада бишенче урында бара. Хәзер көн саен 153 тонна сөт җитештерәбез һәм һәр сыердан уртача 18,8 килограмм савып алабыз. Әлеге күрсәткечләрнең икесе дә узган елның шул чорындагыдан югарырак. "АПК "Азык"төлек программасы" җәмгыяте район хуҗалыклары арасында...

Мамадыш районы тулаем сөт җитештерү буенча да, аны һәр сыердан савып алу күләме күрсәткечендә дә республикада бишенче урында бара.

Хәзер көн саен 153 тонна сөт җитештерәбез һәм һәр сыердан уртача 18,8 килограмм савып алабыз. Әлеге күрсәткечләрнең икесе дә узган елның шул чорындагыдан югарырак. "АПК "Азык"төлек программасы" җәмгыяте район хуҗалыклары арасында лидерлыгын дәвам итә. Биредә көн саен 80 тоннадан артык продукция җитештерелә һәм бер сыердан 26,6 килограмм сөт савыла. Быел сөтчелек терлекчелеге белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыклары да активлаштылар. Дүсмәттәге Тамара Павлова фермасында хәзер 65 сыер асрала. Алардан көн саен 1200 килограмм сөт сата ул. Урта Кирмәннән Рәкиф Гатин (фермасы Арташта), Түбән Тәкәнештән Рөстәм Мөхәммәтшин (фермасы Тауилендә) продукция җитештерүне арттыра баралар.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев