Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш өчен җанатарга ашыгыгыз

Агымдагы атнаның 23нче июль көнендә футбол сөючеләр шәһәребезнең "Олимп" командасы өчен җаната алачак. Әлеге көнне Мамадыш спортчылары 16:00 сәгатьтә Түбән Каманың "Нефтехимик" командасы белән очраша. Бу юлы футбол уеннары төбәгебездә уза. Исегезгә төшерәбез, бәйге Беренче лига кысаларында үткәрелә. Моңа кадәр мамадышлылар "Нефтехимик" белән көч сынашкан иде инде. Ул вакытта безнекеләр...

Агымдагы атнаның 23нче июль көнендә футбол сөючеләр шәһәребезнең "Олимп" командасы өчен җаната алачак.

Әлеге көнне Мамадыш спортчылары 16:00 сәгатьтә Түбән Каманың "Нефтехимик" командасы белән очраша. Бу юлы футбол уеннары төбәгебездә уза. Исегезгә төшерәбез, бәйге Беренче лига кысаларында үткәрелә. Моңа кадәр мамадышлылар "Нефтехимик" белән көч сынашкан иде инде. Ул вакытта безнекеләр җиңелүгә дучар булды. Монна тыш, 17нче июль көнне "Олимп" командасы Урыссуда булып кайтты. Биредә ул "Әпсәлямов" белән ярышты. Уен нәтиҗәләре буенча Мамадыш футболчылары 5:3 исәбе белән көндәшенә оттырды.


-Минемчә, "Нефтехимик"та көчле спортчылар тупланган. Безнең беренче тапкыр гына очрашуыбыз түгел инде. Моңа кадәр безнең җиңгән һәм җиңелгән вакытлар да булды. Көндәшебез нинди генә булмасын, алдынгы булу теләге күңелдә сүнмәячәк, - диде "Олимп" футбол командасы тренеры Руслан Мамонов.

Әдел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев