Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш әбиләре ник даруга өстенлек бирәләр

Хезмәт ветераннары арасыннан кайчандыр социаль пакеттан баш тартып хәзер аннан яңадан файдалана башларга теләк белдереп гариза язучылар Мамадышта да, авылларда да арта башлады. Авыл җирлекләрендә гомер кичерүче хезмәт ветераннарының бер мең биш йөздән артыгы ташламалы дарулар урынына акча гына ала башлаган булган. Усали авыл җирлегеннән - 7, Көек-Ерыксаан 4 ветеран...

Хезмәт ветераннары арасыннан кайчандыр социаль пакеттан баш тартып хәзер аннан яңадан файдалана башларга теләк белдереп гариза язучылар Мамадышта да, авылларда да арта башлады.

Авыл җирлекләрендә гомер кичерүче хезмәт ветераннарының бер мең биш йөздән артыгы ташламалы дарулар урынына акча гына ала башлаган булган. Усали авыл җирлегеннән - 7, Көек-Ерыксаан 4 ветеран социаль пакетларын яңадан торгызырга теләк белдереп район Пенсия фонды идарәсенә гариза биргәннәр инде. Андыйлар Албай, Катмыш, Кече Кирмән, Түбән Тәкәнеш, Никифорово, Тауиле, Шәмәк, Яке авыл җирлекләрендә дә шактый.

Исегезгә төшерәбез: 2018нче елның 1нче гыйнвареннан ташламалы дарулар ала башлау өчен, Пенсия фонды идарәсендә гаризалар 1нче октябрьгә кадәр генә кабул ителә. Моңа бер ай гына вакыт калды. Ә даруларның бәяләре ел саен арта бара. Авырып урын өстенә егылган чакта кыйммәтле дарулар кирәк булгач, социаль пакетка караганда акчага өстенлек бирүчеләргә аларны үзләре хисабыннан сатып алырга туры киләчәк.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев