Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш белгече тагын беренче урында

"АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте машина белән сыер саву операторы Сания Насыйбуллина белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек начальнигы Рәис Гасыймов республика конкурсында җиңү яулап сөендергәннән соң, бу матур үрнәкне "Мамадыш азык-төлек корпорациясе" җәмгыятенең Кече Сон фермасы мөдире Ринат Кәбиров дәвам итте. Ул мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы...

"АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте машина белән сыер саву операторы Сания Насыйбуллина белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек начальнигы Рәис Гасыймов республика конкурсында җиңү яулап сөендергәннән соң, бу матур үрнәкне "Мамадыш азык-төлек корпорациясе" җәмгыятенең Кече Сон фермасы мөдире Ринат Кәбиров дәвам итте.

Ул мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы вазыйфаларын да алып башкара. Бу өлкәдәге эш тәҗрибәсе 32 елга тула инде. Башта "Спартак" күмәк хуҗалыгында эшләгән иде. Анда да көтү яңарту технологы эшен алып барды, Югары Сон товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире дә булды. Мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының 39нчы республика бәйгесе Арча районының "Ак Барс" агрокомплексы"нда узган. Анда Татарстанның 43 районы белгечләре дүрт этапта ярышканнар. Конкурсантлар башта теориядән белемнәрен, аннан сыерларны ясалма орлыкландыру буенча осталыкларын күрсәткәннәр. Иң күп балл җыеп, җиңүче тасмасына, беренче дәрәҗә диплом белән кыйммәтле бүләккә лаек булучы - райондашыбыз Ринат Кәбиров. Район семинарларында да аның эше һәрчак хезмәттәшләренә үрнәк итеп күрсәтелә.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев