Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш балаларына сөт бәйрәме оештырылды

Мамадышлылар Халыкара сөт көнен билгеләп үттеләр. 2001 елның 1 июнендә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы тәкъдиме белән беренче тапкыр Бөтендөнья сөт көне оештырыла. Дөньяның бик күп илләре әлеге башлангычны хуплап каршы ала. Чөнки күпчелек дәүләтләрдә сөт индустриясе аларның икътисадында мөһим урын тота. Безнең район сөт продуктлары да...

Мамадышлылар Халыкара сөт көнен билгеләп үттеләр. 2001 елның 1 июнендә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы тәкъдиме белән беренче тапкыр Бөтендөнья сөт көне оештырыла. Дөньяның бик күп илләре әлеге башлангычны хуплап каршы ала. Чөнки күпчелек дәүләтләрдә сөт индустриясе аларның икътисадында мөһим урын тота. Безнең район сөт продуктлары да Татарстанда гына түгел, ә дөнья базарында мәгълүм. Сөт көне "Мамадыш сыр- май заводында" тәүге тапкыр оештырылды. Бәйрәмгә исә сөт ризыкларын аерата яратучы балалар чакырылган иде.

Бөтендөнья сөт көненең төп максаты - сөтнең кеше организмына никадәр файдалы булуын пропагандалау, кешеләрне сөт эчү мәдәниятенә өйрәтү, сөттән ясарга мөмкин булган ризыклар ассортименты белән таныштыру. Мисалга, нәни мамадышлылар хәзер сыр ясау нечкәлекләрен яхшы белә. Агымдагы атнада сөт бәйрәме уңаеннан, алар өчен әти- әниләренең эш урыннары, сыр- май заводы буйлап, мини- экскурс оештырылды. Нәни кунакларны сөтне кабул итү пункты,сыр техник залы, сыр тозлау блогы, сырны төрү, саклау бүлекләре белән таныштырдылар.

Мисалга, Азат Миннехановлар нәселләре белән сыр- май заводында эшлиләр, дияргә була. Үзе биредә 2006 нчы елдан башлап хезмәт куя. Балалары Ратмир, Арина, Тимур да әтиләре кебек сөт заводында эшләргә хыялланалар.

Сүз уңаеннан, "Мамадыш сыр- май заводы" бүгенге көндә үз продукциясе белән горурлана ала. Заводның идарәче компаниясе сатып алучыга югары сыйфатлы 220 төрле продукция тәкъдим итә. Бу сүзләрне завод директоры Максут Әхмәтшин саннар теле белән дәлилләде.

- Көненә 320 тонна сөт эшкәртәбез. 20 төрле сыр җитештерәбез.Көн дә 38 тонна сыр, 8 тонна май ясыйбыз, 13 тонна эремчек суы киптерәбез,- дип хәбәр итте " Мамадыш сыр- май заводы" директоры.

Завод цехлары белән танышканнан соң төп бәйрәм чаралары башланды. Яр Чаллы шәһәренең "Балачак фабрикасы" төркеме аниматорлары, әти- әниләреннән үрнәк алып, киләчәктә сыр- май заводының алыштыргысыз кадрлары булачак балаларның күңелләрен күрде.

"Бөтенрусия" статусын алган сөт бәйрәмен оештыру традициясе дәвамлы булыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250