Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш балаларын зуршыялылар сыйлый

Зур Шыя мәктәбенең янындагы бакчасы өч гектардан артык мәйдан били. Җәйге һәм көзге айларның кайсында гына барсаң да, бер чүп үлән дә күрмәссең анда. Чирәмнәрен даими чабып торалар. Ә кәбестә, кишер, чөгендер, суган түтәлләрен гел карап торалар. Укучылар, техник хезмәткәрләр һәм укытучылар бакчага график буенча үзләре билгеләнгән вакытка киләләр. Ә...

Зур Шыя мәктәбенең янындагы бакчасы өч гектардан артык мәйдан били. Җәйге һәм көзге айларның кайсында гына барсаң да, бер чүп үлән дә күрмәссең анда.


Чирәмнәрен даими чабып торалар. Ә кәбестә, кишер, чөгендер, суган түтәлләрен гел карап торалар. Укучылар, техник хезмәткәрләр һәм укытучылар бакчага график буенча үзләре билгеләнгән вакытка киләләр. Ә бит укучылары да быел 32 генә инде. Мәктәп коллективы да зур түгел. Мәктәп янындагы бакчаларыннан тыш та басуда бәрәңге җирләре бар аларның. Үзләренә уку елы дәвамында укучыларны ашатырга җитәрлек яшелчәләрне саклауга салып куйганнан соң, артыгын Мамадышның балалар бакчаларына илтәләр. Яшелчә һәм җиләк-җимеш сатудан кергән акчаларына ел саен икешәр сыйныф бүлмәсен ремонтлыйлар. Ленолиумнарын, обойларын алыштыралар.
Яшелчәләрнең орлыкларын да үзләрендә әзерлиләр. Быел да орлыкка күп итеп кишер, чөгендер, суган утыртканнар.

-Быел карлыган бик яхшы булды. Варенье да кайнаттык, кыш компот ясарга суыткычта катырып та куйдык. Авылдашларга да саттык,-ди мәктәпнең тәҗрибә участогы мөдире, биология һәм химия укытучысы Валентина Асапова.

Карлыган куакларын яңарта да башлаганнар.
Алмагачлары да быел мул уңыш биргән. Аларны турап парникка киптерергә куйганнар. Укучылар өстәлендә алма компоты да булачак.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев