Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш бакчачысы бәрәңге утырту серләрен ача

"Кытайлылар дөгесез тора алмаган кебек, безнең халык бәрәңгесез яши алмый. Бәрәңгең булса, ач калмассың ди, бит өлкәннәр дә. Бүген Мамадышта да, авылларыбызда да халыкны бәрәңге утырту мәшәкатьләре баскан. Ә аның уңышы мул булсын өчен шактый тырышырга кирәк. Бәрәңгедән мул уңыш үстереп алыйм дисәң, хәстәрен көздән үк күрә башларга туры килә....

"Кытайлылар дөгесез тора алмаган кебек, безнең халык бәрәңгесез яши алмый. Бәрәңгең булса, ач калмассың ди, бит өлкәннәр дә. Бүген Мамадышта да, авылларыбызда да халыкны бәрәңге утырту мәшәкатьләре баскан. Ә аның уңышы мул булсын өчен шактый тырышырга кирәк.


Бәрәңгедән мул уңыш үстереп алыйм дисәң, хәстәрен көздән үк күрә башларга туры килә. Аны алганда, яхшы уңыш биргән көчле төпләрдән тавык йомыркасы зурлыгындагы сау-сәламәт бүлбеләрне аерым күчкә җыеп барабыз. Агач тартмаларга тутырып, ай буе яхшылап җилләтәбез. Алганда ук бакча базына салсаң, базның өстен томаламыйча торырга кирәк. Орлыклык бәрәңгене өй базында сакларга ярамый. Язга керүгә үрә башлаячак. Утыртырга бер ай кала, салкын, караңгы баздан чыгарып, кояшта таратып киптерәбез һәм үрдерергә салабыз. Яшел яфраклар чыгарып үргән бүлбеләр тиз тишелә һәм көчле үсеш бирә.

Иң яхшысы - бер юлы өч-дүрт төрле сорттагы бәрәңге утырту. "Гала", "Невская", "Удача", "Жуковская ранняя" сортлары - иртә өлгерә торган. Казандагы ТАТНИИСХОЗ (фәнни тикшеренү институты) "Рокко", "Регги", "Кортни" дигән соң өлгерә торган сортларын да сата. Бакчаңда ике иртә, ике төрле соң өлгерә торган сортны утыртырту отышлы. Дегетледәге колония, ярдәмче хуҗалыгында үстерү өчен, Түбән Кама районының Сухарево авылындагы "Земляки" крестьян хуҗалыгыннан "Винетта", "Коллетте" сортларын алып кайткан иде. Алар икесе дә иртә өлгерә торган сортлар, бик зур уңыш бирделәр. Мәктәпләр һәм "Старый мельник" җәмгыяте "Зекура" һәм "Ред скарлет" сортларын алып кайтып сынап карадылар. Алар да үзләрен начар күрсәтмәделәр.

Туфрак елдан-ел ярлылана бара, шуңа күрә аны гел ашлап торырга кирәк. Авылда халык бакчасына мал тиресен чертеп кертә. Шәһәр җирендә, мал асрамаганда, йомырка, суган кабыкларын җыеп барып, ваклап, шашлык пешергәннән калган көлне һәм күмерләрне, утыртан вакытта, бәрәңге белән бергә чокырга салып барырга була. Йомырка кабыгы кальцийга һәм күкерткә бай. Суган кабыгы ис бүлеп чыгара, ә ул исне проволочник һәм калорадо конгызы яратмый. Шашлык көле белән күмере дә үзенчәлекле ис чыгарып тора. Бәрәңге чокырына катнаш минераль ашламалар да салырга мөмкин. Алар хәзер кибетләрдә һәм базарларда күп сатыла. Без үзебез микроашламалардан "Гумат-7" препаратын кулланабыз. Аны табу да проблема түгел: "Россельхозцентр" филиалында да, базарда да саталар. Бәрәңгене чокырга салгач, өстенә ашлык әрбәсе яки ваклатылган салам салып та күмдерергә мөмкин.

Соңгы елларда, бәрәңгене утыртыр алдыннан, калорадо конгызына каршы, "Престиж" һәм "Краузер" препаратлары белән эшкәртә башладык. 10 литр суга 10 грамм препарат болгатып, лейка белән утыртасы бәрәңге өстенә сибәбез. Утыртканда кулга перчатка киябез. Бик зыянлы булмаса да, барыбер химик препарат бит. Химикатлар кулланасы килмәгән кешеоләр "Ризоплан" биологик препаратын куллана алалар. Аны табу да хәзер проблема түгел.
Кайбер кешеләр бәрәңгене төбен йомшартып, өеп чыгалар да, бер кат кортка агу сибәләр һәм эш бетте, дип уйлыйлар. Аның рәт араларындагы эт эчәгеләрен дә җыеп торырга кирәк. Халык хәзер, эт эчәгесенә каршы, көз бәрәңгене җыеп алгач, горчица сибеп үстерерә башлады. Аның да файдасы бар, ул санитар культуралардан исәпләнә.
Бары тик бөтенесен шартына китереп эшләгәндә генә бер чиләк бәрәңге утыртып, ун чиләк казып алырга була һәм бу - мөмкин эш. Көздән яңадан киләсе елгы уңыш турында кайгырта башлыйсың", - ди Акман авылыннан Шаһинур Сәләхиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев