Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш әбүнәчесе – “ТАТМЕДИА“ бүләге иясе

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте һәр подписка йомгагы буенча җәмгыятьнең иң күп газета-журналларына язылучылар арасында төсле телевизор, санлы фотоаппаратлар, башка төрле бүләкләр уйната. Әлеге бүләкләргә Мамадыш районыннан лаек булучылар да бар. Бу юлы аларның берсенә Иске Чәбья авылында яшәүче Гөлия Габитова лаек булды. Гөлия Мәхмүт кызы Кукмара районының Югары Арбаш урта гомумбелем...

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте һәр подписка йомгагы буенча җәмгыятьнең иң күп газета-журналларына язылучылар арасында төсле телевизор, санлы фотоаппаратлар, башка төрле бүләкләр уйната. Әлеге бүләкләргә Мамадыш районыннан лаек булучылар да бар. Бу юлы аларның берсенә Иске Чәбья авылында яшәүче Гөлия Габитова лаек булды.


Гөлия Мәхмүт кызы Кукмара районының Югары Арбаш урта гомумбелем бирү мәктәбендә китапханәче булып эшли. Ул 2017нче елның икенче яртыеллыгына 4529,58 сумлык "ТАТМЕДИА" басмаларына язылган! Алар арасында "Мәгариф", "Казан", "Казан утлары" журналлары, "Ватаным Татарстан", "Нократ", "Казанские ведомости" газеталары бар. "Мин газета-журналлар укырга бик яратам. Алар даими килеп торалар. Һәр санда - яңалыклар булуы белән кызыклы. Әти-әнием укытучылар. Мамадыш районының Җөри, Түбән Шүләңгер, Олыяз мәктәпләрендә, кабат Кукмара районында эшләделәр. Әти - озак еллар мәктәп директоры булды. Әти белән әни Түбән Шүләңгердә эшләгәндә танышканнар. Иске Чәбьягә 1999нчы елны кайтып урнаштык. Әнием Нурания шушы авылда туып-үскән",-ди Гөлия. Мәхмүт ага Габитов безнең актив хәбәрчебез, мәкаләләре газетабызда еш дөнья күрә иде. "Безгә Нократ"ның күбрәк чәршәмбе саны ошый. Бай эчтәлекле. Материал күп. Укучылар хатларына да күп урын бирелә. Көндәлек яңалыклар белән танышып барырга була",-дип сөйләде конкурсның җиңүчесе. Иске Чәбья хат ташучысы Фәния Нәҗмиеваның үз эшен яратып, халык белән уртак тел табып эшләвен дә сөйләде, аңа эшендә тагын да зуррак уңышлар теләде.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев