Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш авылларында сайлаучылар аеруча актив

12 сайлау округының унысы авыл җирлекләрендә. Дүсмәт төбәгендәге 1853нче санлы УСК бүген авылның 4нче округында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Комиссия әгъзасы Алинә Васильева белдерүенчә, бу округта тавыш бирү яшендәге 77 кеше гомер кичерә икән. -Иртәнге 9 сәгатькә исемлектәге гражданнарның 54%ы тавыш бирергә өлгерде. Бу бик яхшы күрсәткеч дип исәплибез. Беренче минутларда...

12 сайлау округының унысы авыл җирлекләрендә.

Дүсмәт төбәгендәге 1853нче санлы УСК бүген авылның 4нче округында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Комиссия әгъзасы Алинә Васильева белдерүенчә, бу округта тавыш бирү яшендәге 77 кеше гомер кичерә икән.
-Иртәнге 9 сәгатькә исемлектәге гражданнарның 54%ы тавыш бирергә өлгерде. Бу бик яхшы күрсәткеч дип исәплибез. Беренче минутларда аеруча өлкәннәр актив булды,- ди Алинә.
Участок сайлау комиссиясенә тавыш бирергә килгән Илмар Гыйләҗев та бер генә сайлауны да калдырмый икән.
-Сайлауда катнашу һәр гражданинның изге бурычы дип саныйм. Яше җиткән һәркем килеп, теге яки бу кандидат өчен тавыш бирергә тиеш. Ә сайлаулардан тагын да яхшы якка үзгәрешләр көтәбез,- ди Илмар Гыйләжев.
Исегезгә төшерәбез, бүген сайлау участоклары 20 сәгатькә кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев