Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш авылларында миллионнар белән эшлиләр

Быел районыбызның 3 авыл җирлеге берешәр миллион сум күләмендә грантлар откан иде: Урманчы, Яке һәм Олыяз. Урманчы авыл җирлегендә әлеге суммалар Җәнлек совхозы бистәсендәге бюджет учреждениеләре - авыл мәдәният йорты, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга салынган һәйкәл, авыл җирлеге һәм урта мәктәп янәшәләрендә тротуар салуга тотылган. Биредә "Мамадыштөзү" оешмасы егетләре...

Быел районыбызның 3 авыл җирлеге берешәр миллион сум күләмендә грантлар откан иде: Урманчы, Яке һәм Олыяз.
Урманчы авыл җирлегендә әлеге суммалар Җәнлек совхозы бистәсендәге бюджет учреждениеләре - авыл мәдәният йорты, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга салынган һәйкәл, авыл җирлеге һәм урта мәктәп янәшәләрендә тротуар салуга тотылган. Биредә "Мамадыштөзү" оешмасы егетләре эшләгән. Мәдәният йорты каршында брусчаткадан мәйданчык ясалган. Биредә фонтан да эшли башлаячак.
Яке җирлегенең Түбән Яке авылында әлеге суммага ике күпер салалар. Эшләр төгәлләнү алдында. Планны тормышка ашыру белән "ПМК "Мелиорация" оешмасы эшчеләре шөгыльләнә.
Ә Олыяз авыл җирлегендә бу көннәрдә грант акчасына юл түши башлаганнар. Әлеге мәгълүматларны Көек-Ерыкса төбәгендә үткәрелгән семинар-киңәшмәдә район башлыгының урынбасары Ришат Сәмигуллин җиткерде.

Николай Михайлов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев