Нократ

Мамадыш авылларында да Нәүрүз бәйрәме гөрли

Бу көннәрдә районыбызның күп кенә авылларында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәләр. Фарсы теленнән кергән "нәүрүз" сүзе яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Әлеге чараның Югары Сон төбәгендә узганында без дә катнаштык. Югары Сон һәм якын-тирә төбәкләрнең мәдәният хезмәткәрләре, оештыручылар Нәүрүзне барлык йоласына туры китереп үткәрәләр. Бәйрәмнең төп өлеше башланганчы авыл яшьләре...

Бу көннәрдә районыбызның күп кенә авылларында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәләр. Фарсы теленнән кергән "нәүрүз" сүзе яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Әлеге чараның Югары Сон төбәгендә узганында без дә катнаштык.
Югары Сон һәм якын-тирә төбәкләрнең мәдәният хезмәткәрләре, оештыручылар Нәүрүзне барлык йоласына туры китереп үткәрәләр. Бәйрәмнең төп өлеше башланганчы авыл яшьләре өйдән-өйгә кереп ярмалар, йомыркалар җыеп йөргәннәр. Шул нигъмәтләре белән мәдәният йорты каршындагы мәйданга җыелдылар. Алар янәшәсенә урта буын һәм өлкән яшьтәгеләр дә кушылды.
-Нәүрүз- җиһанда көн белән төн тигезләшкән чорда билгеләп үтелә. Димәк, чын-чынлап яз башлана дигән сүз. Ел саен безнең авылда бу бәйрәмне зурлап үткәрәләр. Программада җыр-бию, күңел ачулар, тәмле коймактан авыз итү,- дип сөйләде Югары Сон мәдәният йорты директоры Гөлсинә Гарипова.
Бәйрәмне оештыручылар Нәүрүзнең нәрсәне аңлатуын, тарихи тамырларын, төрле халыкларда ничек бәйрәм ителүен сөйләделәр. Шуннан соң мәйданда төрле уеннар, җыр һәм биюләр дәвам итте.
Ә Әлфия Нигъмәтуллинага бик тә җаваплы эш йөкләнгән бүген. Ул кунаклар өчен тәмле карга боткасы пешерә.
-Карга боткасы дигәч тә, аның рецепты үзенчәлекле түгел. Иң мөһиме- без аңа йөрәк җылысын кушып пешерәбез. Кем күпме тели, шуның кадәр авыз итә,- ди Әлфия ханым. Чыннан да, карга боткасын һәркем ошатты бу көнне.
Бәйрәмнең төп кунагы ул әлбәттә Нәүрүзбикә. Әлеге рольне Сиринә Садыйкова башкара.
-Авылыбызда иң элек "Нәүрүз гүзәле" конкурсын үткәрделәр. Анда күптөрле сынаулар аша узарга туры килде. Мин анда җиңү яуладым. Нәүрүзбикә ролен башкару зур җаваплылык дип саныйм,- ди Сиринә Садыйкова.
Нәүрүз- җиһанда көн белән төн тигезләшкән чорда билгеләп үтелә. Димәк, чын-чынлап яз башлана дигән сүз. Әмма шулай булса да, кыш бабай бирешергә җыенмый. Аның таягына хуҗа булу өчен Нәүрүзбикәгә шактый тырышырга туры килде.
Бәйрәмне тамаша кылырга район үзәгеннән дә, күрше-тирә авыллардан да халык күп килгән иде. Биредә һәркем өчен самоварда чәй кайнап торды, өстәлләрдән коймак өзелмәде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: