Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш “Ак кошчыклар” ы белән Казанда

Зөлфирә Дәүләтшина җитәкчелегендәге "Хыял" исемле балалар театры "Иделкәем" республика конкурсының финалында. 1 нче ноябрь көнне, Дәрвишләр бистәсендә, Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортында Түбән Сон театры чыгышы каралачак. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Марина Петракова язган, Фәүзия Нургалимова тәрҗемәсендәге "Ак кошчыклар" спектакле жюри күңелен яуламый калмас дип уйлыйбыз. Спектакльнең режиссеры Марат...

Зөлфирә Дәүләтшина җитәкчелегендәге "Хыял" исемле балалар театры "Иделкәем" республика конкурсының финалында.

1 нче ноябрь көнне, Дәрвишләр бистәсендә, Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортында Түбән Сон театры чыгышы каралачак. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Марина Петракова язган, Фәүзия Нургалимова тәрҗемәсендәге "Ак кошчыклар" спектакле жюри күңелен яуламый калмас дип уйлыйбыз. Спектакльнең режиссеры Марат Баязитов сүзләренчә, әсәрдә сугыш чоры бар нечкәлекләре белән тасвирлана. Эчтәлеге бик үзенчәлекле булган әсәр, залда утырган халыкны өермәдәй үзе белән сәхнә тормышына алып кереп китә. Халык балалар сугышта күргән авырлыкларны, шатлыкларны алар белән бергә кичерә.

"Иделкәем" республика конкурсы нәтиҗәләрен соңрак игълан итәрбез. Сайт хәбәрләрен күзәтеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250