Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш аграрийлары кыш йоклаганнармы

Язга аяк бастык, табигать кышкы йокыдан уяна. Кыш кар күбрәк яуса да, быел басулар кардан иртәрәк ачылырга охшаган. Районда "Томан" агрегаты белән күпьеллыкларны тукландырырга 10нчы апрельләр тирәсендә үк керешкән еллар да булды. Аграрийларыбыз быел язгы кыр эшләренә яхшырак әзерләнгәннәр. Гади тырмалар һәм культиваторлар ремонты барлык хуҗалыкларда да төгәлләнгән. Берәр чәчкечләрен...

Язга аяк бастык, табигать кышкы йокыдан уяна. Кыш кар күбрәк яуса да, быел басулар кардан иртәрәк ачылырга охшаган. Районда "Томан" агрегаты белән күпьеллыкларны тукландырырга 10нчы апрельләр тирәсендә үк керешкән еллар да булды. Аграрийларыбыз быел язгы кыр эшләренә яхшырак әзерләнгәннәр.

Гади тырмалар һәм культиваторлар ремонты барлык хуҗалыкларда да төгәлләнгән. Берәр чәчкечләрен һәм авыр тырмаларын - дискаторларын "Передовик" белән "Семиозерка"да гына сафка бастырасылары калып бара. Ә көпчәкле һәм чылбырлы тракторлар ремонтын тизрәк төгәлләргә кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, "Азык-төлек корпорациясе"ндә - 5, "Семиозерка"да - 4, "АПК "Нократ"та һәм "Омар"да 8әр тракторларын сафка бастырып бетерәселәре бар әле.

Россия һәм Татарстан Хөкүмәтләре аграрийларга быел да кыр эшләре өчен ярдәм программасы эшләделәр. Язгы чәчү өчен район хуҗалыкларына һәм фермерларына 7080 центнер катлаулы ашлама - диаммофоска бүленде. Бүгенге көндә аны ташый башладылар. "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте үз акчасына бер мең тонна аммиак селитрасы сатып алган. Кыр эшләре өчен ташламалы бәяләрдән дизель ягулыгы да бүленә.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев