Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш аграрийлары 2015 елга йомгак ясады

"Мамадыш азык-төлек корпорациясе" базасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклар, инженерлар, агрономнар, мал табиблары өчен районкүләм семинар-киңәшмә узды. Район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә үткәрелгән чараны җәмгыятьнең терлекчелек фермасында башладылар. -2015нче ел уңышлы төгәлләнә. Сөт җитештерүдә республика лидерлары рәтенә күтәрелдек,- диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек...

"Мамадыш азык-төлек корпорациясе" базасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклар, инженерлар, агрономнар, мал табиблары өчен районкүләм семинар-киңәшмә узды. Район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә үткәрелгән чараны җәмгыятьнең терлекчелек фермасында башладылар.

-2015нче ел уңышлы төгәлләнә. Сөт җитештерүдә республика лидерлары рәтенә күтәрелдек,- диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчесе Рәис Гасыймов.

Эшлекле чара 2015нче елда Мамадыш районы авыл хуҗалыгының барлык тармакларында да ирешкән күрсәткечләрне анализлауга багышланды. Хисап чорында төбәгебез аграрийлары 2718 тонна ит җитештергән, 25594 тонна сөт савып алганнар. Үсеш 118%. Бер сыердан уртача 6453 кг сөт савып алынган. Узган ел белән чагыштырганда 114%.

Бүгенге көндә хуҗалыкларда 22399 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 8360 савым сыерлары.

Семинарда хуҗалыкларның терлекчелек буенча рейтинглары да аталды. Күрсәткечләрне 100 гектар авыл хуҗалыгы җиренә карата җитештерелгән сөт күләменнән чыгып исәпләгәннәр. Район буенча әлеге сан 403 центнер. Аннан югары нибары ике генә хуҗалык- АПК "Азык-төлек программасы" һәм "Азык-төлек корпорациясе". АПК "Азык-төлек программасы" бер баш сыердан уртача 9657 кг сөт савып шулай ук беренче урында. Ит җитештерү рейтингында лидерлык "Азык-төлек корпорациясе ", "Усали АХС", АПК "Азык-төлек программасы" кулларында.

Ә менә 100 баш сыердан бозаулар алу буенча иң яхшы күрсәткечкә "Семиозерка" һәм "Азык-төлек корпорациясе " хезмәткәрләре ирешкән.

Район семинары алга таба җәмгыятьнең машина-трактор паркында дәвам итте. Биредә авыл хуҗалыгы техникаларын язгы кыр эшләренә әзерләү хакында сөйләштеләр.

-Беренче карашка вакыт шактый кебек тоелса да, кыр эшләре бик тиз килеп җитәчәк. Без һәр хуҗалыкта булып, аларның әзерлеген җентекләп тикшерәчәкбез. Гадәттәгечә, бу эшне аграр министрлык та башкарачак. Барлык эшләр дә график буенча барырга тиеш, дигән бурычлар куелды. Ә "Азык-төлек корпорациясе" мисалында караганда, биредә эшләр яхшы оештырылган,- диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Нәгыйм Нәкыйпов.

Киңәшмә Кече Сон мәдәният йортында пленар утырыш белән тәмамланды. Анда авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Гаптрахимов ел дәвамында ирешкән күрсәткечләр, хуҗалыкларның башка тармаклардагы рейтинглары белән таныштырды. 9 ай эчендә 1 млрд.561 млн.сумлык продукция җитештерелгән. Үсеш 107%. 1нче-3нче урыннарда АПК "Азык-төлек программасы", "Старый мельник" җәмгыяте һәм "Усали АХС".

-Ел ничек кенә авыр булмасын, районыбызның авыл хуҗалыгы тармагы яхшы күрсәткечләр бирә. Тулаем продукция җитештерү, акча керемнәре һәм уртача айлык хезмәт хакы арткан. Республика күләмендә без хәзер лидерлар рәтендә йөрибез. Моның өчен барлык хезмәтчәннәргә дә рәхмәт белдерәм,- диде Анатолий Иванов.

Район башлыгы шулай ук төбәгебезнең аграр тармагында көтелүче яңалыклар хакында да белдерде. "ПРОСТО МОЛОКО" идарәче компаниясе канаты астына кергән "Сөт иле" җәмгыятенең "Нократ" һәм "Тәкәнеш" агрофирмалары башка хуҗа кулына күчәргә мөмкин, диде ул.

-Әлегә бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр алып барабыз. Үзгәрешләрнең нәтиҗәсе бары тик уңай гына булырга тиеш,- диде Анатолий Иванов.

Семинар азагында район башлыгы аграр тармакта хезмәт куючыларны бәйрәмнәр белән тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев