Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

М7 трассасындагы авария ике кешенең гомерен өзде, янә ике кеше реанимациядә

М7 трассасының 945нче чакрымындагы авария ике кешенең гомерен өзде. 25нче октябрь көнне, югары тизлек белән килүче "ВАЗ-21093" машинасы "КамАЗ" белән бәрелешә. Мәскәүгә таба хәрәкәт итүче Магниторск шәһәре кешесе, транспорт чарасы белән идарәне югалта һәм ял итү зонасында торган йөк машинасына килеп бәрелә. Руль артындагы 25 яшьлек егет, алган тән җәрәхәтләреннән,...

М7 трассасының 945нче чакрымындагы авария ике кешенең гомерен өзде. 25нче октябрь көнне, югары тизлек белән килүче "ВАЗ-21093" машинасы "КамАЗ" белән бәрелешә. Мәскәүгә таба хәрәкәт итүче Магниторск шәһәре кешесе, транспорт чарасы белән идарәне югалта һәм ял итү зонасында торган йөк машинасына килеп бәрелә.

Руль артындагы 25 яшьлек егет, алган тән җәрәхәтләреннән, урында ук үлә. Җиңел машинаның 2 пассажиры авыр хәлдә Алабуга хастаханәсенә озатылды. 23яшьлек Магнитогорск шәһәре кешесе исә Яр Чаллы шәһәренең БСМП сына госпитализацияләнә. Ике тәүлек дәвамында комада яткан егетнең бүген төнлә үлүе хәбәр ителде.

Ел башыннан алып исәпләгәндә, Мамадыш районы юлларында быел 8 кеше һәлак булган, былтыр исә бу сан 11гә тигез иде. 2013нче елда кабул ителгән федераль максатчан программа буенча, 2020нче елга кадәр юлларда зыян күрүчеләрнең санын 28,8% киметү бурычы тора, дип хәбәр итәләр район ЮХИДИ идарәсеннән.

Бу хакта тулырак, бүген, 17.30 сәгатьтә, "МамадышТВ" телеканаланың "Хәбәрләр" тапшыруында.

Айгөл Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев