Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мөселманнар Сабантуйда

Мөселманнарның Бөтенроссия балалар Сабан туе быел Балтач районының Борбаш авылында сигезенче тапкыр үткәрелде. Әлеге күркәм чарада республиканың төрле мөхтәсибәтләреннән һәм төбәкләрдән җыелган меңләгән балалар катнашты. Сабантуйда районыбыз мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев, Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин гаиләләре, Наил Вахитов, Илнур Зыятдинов, Кече Соннан Нургаяз хәзрәт, Үзәк мәчеттән лагерь балалары катнашты. Ярышларда Миннегалиевлар...

Мөселманнарның Бөтенроссия балалар Сабан туе быел Балтач районының Борбаш авылында сигезенче тапкыр үткәрелде. Әлеге күркәм чарада республиканың төрле мөхтәсибәтләреннән һәм төбәкләрдән җыелган меңләгән балалар катнашты. Сабантуйда районыбыз мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев, Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин гаиләләре, Наил Вахитов, Илнур Зыятдинов, Кече Соннан Нургаяз хәзрәт, Үзәк мәчеттән лагерь балалары катнашты.

Ярышларда Миннегалиевлар гаиләсе аеруча актив булды. Илһам хәзрәт чүлмәк ватты, Әлфирә абыстай капчык киеп йөгерүдә икенче урынны, Талиб йөгерүдә беренче урынны, Билал капчык белән сугышуда өченче урынны алды. Балалар һәм яшүсмерләр арасындагы көрәш бәйгесе гаять дәрәҗәле төстә үтте, ярышта барлыгы 77 көрәшче бил алышты 65 кг.га кадәрге үлчәүдә шәһәребездән Рөстәм Ханов икенче урынны яулады.

Фирая Мингалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250