Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

“Мәйдан“ның 2нче саны Мамадыш башкүтәрүчеләре турында сөйли

"Мәйдан" журналының февраль (№2, 2017) санында төрле авторларның әдәби әсәрләре, язмалары басылып чыгачак. Шуларның берсе - якташыбыз Вәрис Галинең «Полковник Рахманкол» повесте. Әсәрдән бер өзек тәкъдим итәбез: http://maydan.tatar/11880-2/ …Көн уртасы. Урамда чыр-чу килеп бала-чага йөгерешә башлады. - Җыенга чакыралар! Мәчет каршына җыялар! - дип кычкыра иде алар. - Бер көтү...

"Мәйдан" журналының февраль (№2, 2017) санында төрле авторларның әдәби әсәрләре, язмалары басылып чыгачак. Шуларның берсе - якташыбыз Вәрис Галинең «Полковник Рахманкол» повесте. Әсәрдән бер өзек тәкъдим итәбез:
http://maydan.tatar/11880-2/
…Көн уртасы. Урамда чыр-чу килеп бала-чага йөгерешә башлады.
- Җыенга чакыралар! Мәчет каршына җыялар! - дип кычкыра иде алар.
- Бер көтү җайдаклар килгән!
- Кылычлары, чакмалы мылтыклары бар!
- Ирләрне мәчет каршына чакыралар!
- Тагын нәрсә булды икән? Болай, тота-каба, нәрсәгә җыялар тагын? - дип борчуга калды Рахманкол.
Дөньялар тыныч түгел. Былтыр ук, Чистай базарына баргач:
- Оренбург, Өфе якларында тәхетеннән куылган император Петр өченче йөри икән, бөтен кара халыкка ирек, җир бүләк итә икән, - дип сөйләшкәннәрен ишетеп кайткан иде.
Кукмара якларында да чуалышлар булып алган. Патшабикә солдатлары белән сугышуга кадәр барып җиткәннәр. Бик күп кеше шәһит киткән. Алабугадан да килеп:
- Патшабыз Петр Федорович галиҗәнапләренә гаскәр туплыйбыз! Солдатка каралу яшьләре җиткән егетләр, ирләр кирәк. Бу - патшабыз боерыгы! - дип йөргәннәр иде.
Авылдан ике егетне үзләре белән алып киттеләр.
Күршедәге Түбән Сон, Колышчы, Баскан, Түбән Кыерлы, Бөрсет Сөкәче, Өчөйле, Кече Бөрсет, Югары Кыерлы авылларында да булганнар. Бу якларда алар бер-берсенә якын сибелгәннәр: аралары ерак түгел. Яртысы - мөселман, яртысы керәшен авыллары.
Катмыш халкы гаскәр туплаучыларга:
- Урманчы ягындагы Кенәз урманында ятучы юлбасарларны тотарга ярдәм итегез. Сарыкларны урлап китәләр. Суд та, ут та юк шуларга, - дип гозерләп караса да, файдасы булмады.
- Без патшага солдат җыябыз. Петр Федорович тәхетен үзенә кайтаргач, бернинди юлбасарларны да калдырмабыз, - дип китеп бардылар.
Сөйләшеп кара син алар белән. Көт һавадагы тилгәннән яхшылык.
Рахманкол, чүкегән җиреннән туктап, чалгыларны лапасына кертеп куйды. Ишегалдындагы тагаракка яшь хатыны Гөлбаза тау астындагы Салкын чишмәдән алып менеп салган суда кулларын һәм битен юды. Ул тагаракны юан юкә бүрәнәне ярып үзе ясаган иде. Берсенә дә урамга чыгып йөрмәскә кушып, җыенга үзе генә китте. Катмыш авылы Бөрсет елгасы үзәненнән данлыклы Шомбыт шәраб заводы ягындагы Трәкый урманына таба сузылган ерганакның сул ягына - тау өстенә урнашкан. Салкын чишмәнең суы дөрестән дә бик каты, теш өшетерлек булгач, халык теленә авылның исеме Катмыш булып кереп киткән. Нәселдән-нәселгә күчеп килүче риваятькә караганда, Түбән Сон авылыннан монда беренче күчеп утырган Шыкма, Шыкмат, Шыгым бабайлар шулай дип атаганнар аны. Моннан утыз ел чамасы элек, патша Петр беренче керткән исәп буенча 1742 елны, Казан ягыннан килеп, патшабикә Елизавета фәрманы дип, җитмеш ел торган мәчетләренең манарасын кисеп киткәч, ерганакның икенче ягына - түбәнрәк җиргә дә берничә гаилә йорт салып күченгән иде. Хәзер аларны аскы урам дип йөртәләр. Ә мәчетләре өске урамның уртасына урнашкан. Манарасы киселсә дә, мәчет булып яшәвен дәвам итә ул. Аның каршына авылдашлары җыелыша башлаган иде инде. Ике дистәдән артык ят җайдак та шунда. Алар, читтәрәк бергә тупланып, нәрсәдер сөйләшәләр. Араларында ак сакаллы карт - авылның имамы Вәсил дә бар. Ул кулларын кыйбла ягындагы Шомбыт урманына таба сузып, нәрсәләрдер аңлата иде. Бераздан барысы да халык янына килделәр. Дегет кебек кара атка атланган киң җилкәле, олпат гәүдәле, биленең бер ягына казак кылычы, икенче ягына асылташлары кояшта елкылдап уйнаучы хәнҗәр таккан яшь ир:
- Мин - Канкай углы Бәхтияр булам. Патшабыз Петр Федорович галиҗәнапләре фәрманы буенча гаскәр туплыйм. Ул тәхетен хатыны Кәтеринәдән кире кайтарып алырга тели. Үзенә буйсынырга теләмәгән отрядлар белән Ырынбур якларыннан ук сугыша-сугыша килә. Аларны берәм-берәм тар-мар итә, туздыра. Берничә көн элек Мамадыш авылы турында Нократ елгасын кичеп чыкты. Хәзер Казан каласын буйсындырырга бара. Ул миңа үзенең Зур армиясенә гаскәр тупларга боерды. Сезнең авылда кырыктан артык йорт. Һәр биш йорттан - бер атлы алабыз. Атлары булмаганнарны җәяүлегә язабыз. Гаделсез патшалар кулы астында күп җәфа чиктек. Кара халыкны гел кимсетәләр, кыерсыталар. Утыз ике ел элек мәчетләребезнең манараларын кисеп төшерделәр. Император Петр Федорович тәхетен кире кайтаргач, безгә ташламалар ясарга вәгъдә итә. Мамадышта тукталгач, мин үзем патшабыз янында булдым. Ижау якларында туплаган ике мең кешелек гаскәремне аңа калдырдым. Ул мине баш полковник - бригадир дәрәҗәсенә күтәрде. Шушы затлы хәнҗәрне бүләк итте. Петр Федорович галиҗәнапләре - безгә терәк булачак. Без, борынгы заманнарда ук, дәүләтле халык булганбыз. Без - гомер-гомергә белемле халык. Мәчетләребезгә яңадан манараларын кайтарырга, азаннарыбызны әйтергә вакыт җитте. Бөтенебез дә яуга күтәрелик, милләттәшләр! Петр Федоровичка ярдәм итик! Ул Җөри даругасы буйлап Казанны яуларга кузгалды. Казан - безнең бабайларыбыз пайтәхете. Казан - безнең ханнарыбыз шәһәре, - дип, камчылы уң кулын кояш баешы ягына таба сузды…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев