Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Лубян урман-техника көллиятендә “Яшь профессионаллар” чемпионатына әзерлек бара

Кукмара районындагы бөтен тирә-якта дан тоткан "Лубян урман-техника көллияте" ачылуга 95 ел тулды. Татарстанда әлеге белем учагы турында ишетмәгән кеше бик сирәктер. 95 ел буена бу уку йорты бигрәк тә авыл балаларына белем биреп кенә калмаган, ә аларны чын мәгънәсендә яшәргә, бернинди вәзгыятьтә дә югалып калмаска өйрәткән. Техникумның үз шәхесләре...

Кукмара районындагы бөтен тирә-якта дан тоткан "Лубян урман-техника көллияте" ачылуга 95 ел тулды. Татарстанда әлеге белем учагы турында ишетмәгән кеше бик сирәктер. 95 ел буена бу уку йорты бигрәк тә авыл балаларына белем биреп кенә калмаган, ә аларны чын мәгънәсендә яшәргә, бернинди вәзгыятьтә дә югалып калмаска өйрәткән.

Техникумның үз шәхесләре бар. Монда Советлар Союзы Герое Николай Семенович Савин, фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә элмә такталар куелган, шушы белем йортын тәмамлаган министрлар, аларның урынбасарлары, фән докторлары, профессорлар, академикларның фотосурәтләрен, алар турында мәгълүматларны күрергә мөмкин.

Һәр уку елында көллиятне уртача 80 егет һәм кыз тәмамлый. Ачылыш дәвереннән исәпләсәң, урман белгечлеге буенча диплом алып чыгучылар саны 9 меңнән артып китә.
2016-2017нче уку елында 325 студент белем ала, шуларның 224-е көндезге бүлектә. Лубянда һөнәр үзләштерүчеләрнең географиясе һич кенә дә Татарстан белән чикләнми. Җөмһүриятебезнең Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләре, Тукай, Менделеевск, Мамадыш, Саба, Кукмара һәм башка күп кенә районнарыннан тыш, көллият дипломын алырга дип, Удмуртия республикасы, Киров, Пермь өлкәләреннән дә киләләр. Студентларның 70% республикабыздан булса, калган өлеше күрше-тирә төбәкләрдән.

Уку йорты 2012нче елдан көллият исемен ала. Шул дәвердән биредә үзгәрешләр дә башлана инде. Яңа бүлекләр пәйда була. Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше дигәне әнә шундыйлардан.
Көллияттә тагын икътисад һәм бухгалтер исәбе һәм урман-урманпарк хуҗалыгы бүлекләре бар. Әмма моның белән генә бетми әле. Уку йортында урман аударучы, тракторчы, тал чыбыгыннан сәнгать әйберләре үрүче, егерь, яшеллек зонасында эшләүчеләр кебек менә дигән һөнәр ияләре әзерлиләр. Хәзер бит урман хуҗалыгында кулланыла торган техника да гади генә түгел. Аларны иярләү өчен операторлар да биредә әзерләнә.

Ике ел рәттән Лубян урман-техника көллиятенең "Ландшафт дизайны" бүлегендә белем алучылардан тупланган командасы "Яшь профессионаллар" чемпионатында катнашты. WorldSkills (WorldSkills Hi-Tech) методикасы буенча Төбәк эшче һөнәрләр чемпионаты Россия сәнәгатенең югары технологияле тармакларында хезмәт куючы яшь эшчеләр арасында үткәрелә. Мәсәлән, быелгы ярышларда Россиянең 17 төбәгеннән 684 кеше катнашкан иде. Чара 6 максатчан блок буенча 56 вәкаләттә узды: төзелеш, сәнәгать, ИТ, хезмәтләр, гражданлык транспортына хезмәт күрсәтү, иҗат һәм дизайн. Осталыкны 577 эксперт бәяләде. Барлыгы 110 комплект медаль уйнатылды.

Ул чагында "Лубян урман-техника көллияте" "Ландшафт дизайны" вәкаләте буенча ике команданы тәкъдим итте. Бирелгән техник бирем нигезендә командалар шартлыча парк ясады, анда аларга клумба салырга һәм аны чәчәкләр белән бизәргә, юлларны тротуар плитәләре белән салырга, агач түшәмә корырга, декоратив агачлар һәм куаклыклар утыртырга кирәк иде. Лубян командасының көндәшләре буларак Казан һәм Мәскәү өлкәсе командалары катнашты. Эшләрне бәяләгәндә башкарыла торган эшләрнең сыйфаты, башкаручанлык, куркынычсызлык техникасын үтәү һәм командада эшләү сәләте исәпкә алынды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча "Лубян урман-техника көллияте" студентларының Рүзил Закиров һәм Мария Мохова составындагы командасы призлы өченче урынны, ә Александр Блохин һәм Ангелина Толмачева составындагы командасы призлы икенче урынны яулады.

Бүгенге көндә көллият студентлары яңа бәйгегә әзерләнә. 2017нче елның 1-3нче февраль көннәрендә башкалабыз Казан шәһәрендә "Яшь профессионаллар" WorldSkills (WorldSkills Hi-Tech) методикасы буенча Төбәк эшче һөнәрләр чемпионаты үтәчәк. "Ландшафт дизайны" вәкаләте буенча Лубян көллияте командасы әлеге ярышта өченче ел рәттән катнашачак. Алар сайлап алу турына икешәр кешедән торган 4 команда әзерли. Бу юнәлештәге дәресләрне сентябрь аеннан үткәрәләр. Бер уку бүлмәсе махсус шушы чемпионат өчен үзгәртеп корылган. Мөгаллимнәре Наил һәм Наталья Серазетдиновлар егет-кызларны сыйфатка, җитештерүчәнлеккә, куркынычсызлык техникасын саклауга һәм командада эшләүгә әһәмият бирергә өйрәтә.

Тулырак итеп җомга кичендә "Мамадыш ТВ" телеканалы эфирында "Хәбәрләр" тапшыруында күрә аласыз.

Ильнур Юнусов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев