Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Кызыл тау Мамадышка кайчан кушылыр?

Районыбыздагы авыл җирлекләрендә халык җыеннары төгәлләнеп килә. Чираттагысы Кызыл тау җирлегендә узды. Районыбыз җитәкчелеге Икенче ферма, Кызыл тау торак пунктларында халык белән очрашулар үткәрде. Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов белән аның урынбасары Ришат Сәмигуллин Ташлы авылында фермерлык белән шөгыльләнүче Рамил Сафинның хуҗалыгы белән танышып чыктылар. Фәрит Филипповның Кызыл таудагы атлар...

Районыбыздагы авыл җирлекләрендә халык җыеннары төгәлләнеп килә. Чираттагысы Кызыл тау җирлегендә узды.

Районыбыз җитәкчелеге Икенче ферма, Кызыл тау торак пунктларында халык белән очрашулар үткәрде. Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов белән аның урынбасары Ришат Сәмигуллин Ташлы авылында фермерлык белән шөгыльләнүче Рамил Сафинның хуҗалыгы белән танышып чыктылар. Фәрит Филипповның Кызыл таудагы атлар фермасында булдылар. Наталия Аппакованың гаилә фермасыннан да җитәкчеләр канәгать калдылар. "Мамадыш" совхозы бистәсендә өч дәстәгә якын мөгезле эре терлек асраучы Бадыгиннар гаиләсе, маллар абзарларын киңәйтү өчен, башлаучы фермерлар буенча программада катнашырга теләкләре барлыгын белдерде. Мәдәният йортында булган халык белән очрашуда районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, Кызыл тау авыл җирлегенең урамнарны төзекләндерү буенча Мамадыштан калышмавын, монда авыл җирлеге башлыгы Вәлия Гыйззәтуллинаның да хезмәте зур булуын җиткерде. "Мамадыш" совхозы бистәсе белән Кызыл тауны Мамадышка кушу теләге дә бар иде. Әмма укытучылар авыл җирлегендә эшләгән өчен 25 процент өстәмәләрен, халык электр энергиясенә 30 процентка кимрәк түләвен югалтачак иде. Шуңа күрә бу юлга бармадык",-диде. Халык төрле программаларда актив катнаша, малларны да күбрәк асрый башладылар. Шуңа күрә Кызыл тау узган ел республикада савым сырларны иң күп арттырган авыл җирлеге булып танылды. Россия күләмендә иң төзек торак пункт маркасын да төшермиләр алар.

Районыбыз җитәкчеләре "Радуга" балалар бакчасы коллективы һәм Кызыл тау урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныфлар укучылары белән очрашулар да үткәрделәр.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X