Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Корбан гаетеннән туры трансляцияне Мамадыш радиосы аша тыңлый алачаксыз

12 нче сентябрь көнне- бөтендөнья мөселманнары Корбан гаетен билгеләп үтә. Районыбыз мөселманнары да, мәчетләрдә гает намазы укып, корбан чалачак. Корбан чалу өч көн дәвамында рөхсәт ителә. Татарстанда Корбан гаете көне- ял көне дип игълан ителде. Билгеле булганча, Корбан бәйрәме Ибраһим галәйһиссәламнән үк килә һәм Аллаһы Тәгаләгә якынаюны аңлата. Район мәхәлләләренә...

12 нче сентябрь көнне- бөтендөнья мөселманнары Корбан гаетен билгеләп үтә.

Районыбыз мөселманнары да, мәчетләрдә гает намазы укып, корбан чалачак.
Корбан чалу өч көн дәвамында рөхсәт ителә. Татарстанда Корбан гаете көне- ял көне дип игълан ителде. Билгеле булганча, Корбан бәйрәме Ибраһим галәйһиссәламнән үк килә һәм Аллаһы Тәгаләгә якынаюны аңлата.

Район мәхәлләләренә кешеләр бәйрәм иртәсендә 04.30 сәгатькә чакырыла. 05.30 сәгатьтә- Гает намазы. Үзәк мәчеттә бәйрәм вәгазен имам Наил хәзрәт Вахыйтов тәкъдим итәчәк. Чарада район башлыгы Анатолий Ивановның да катнашуы көтелә.
Сүз уңаеннан, Үзәк мәчеттәге Корбан гаете чаралары «Нократ дулкыннары- Вятские волны» радиоканалында турыдан-туры эфирда трансляцияләнәчәк (103.9 FM ешлыгында).

Фотосурәт http://nursaba.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев