Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Хокук бозуларны профилактикалау отрядлары ярышты

Белем бирү оешмаларындагы хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында узучы республика конкурсының район этабын үткәрделәр. Бәйгенең финал өлешендә 5 команда катнаша. 3нче санлы мәктәп базасына яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау отрядлары республика конкурсының район финалына җыелды. Бирегә үз зоналарында җиңү яулаган 5 коллектив килгән иде: 4нче санлы мәктәп, 2нче лицей, Красная...

Белем бирү оешмаларындагы хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында узучы республика конкурсының район этабын үткәрделәр. Бәйгенең финал өлешендә 5 команда катнаша.

3нче санлы мәктәп базасына яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау отрядлары республика конкурсының район финалына җыелды. Бирегә үз зоналарында җиңү яулаган 5 коллектив килгән иде: 4нче санлы мәктәп, 2нче лицей, Красная горка, Җәнлек совхозы һәм Усали урта мәктәпләре.

Бүгенге көндә районыбызда хокук бозуларны профилактикалау белән 27 отряд шөгыльләнә. Аларга 327 укучы җәлеп ителгән. Җәнлек совхозы урта мәктәбе базасында оешкан "Надежда" отряды вәкиле Анна Турук әйтүенчә, алар биредә хокукый һәм патриотик тәрбия алалар.

-Безнең отряд вәкилләре бик актив тормыш рәвеше алып бара. Төрле чараларда тәртип сагында торабыз, рейдлар үткәрәбез, башка коллегаларыбыз белән тәҗрибә уртаклашабыз. Тормышта авыр хәлләрдән чыгу юлларын өйрәтәләр, физик әзерлегебез ныгый,- диде Анна Турук.

Конкурста катнашучы һәр команда составын 11 укучы: 8 малай, 3 кыз тәшкил итә. Отрядларның исеме, девиз, эмблемасы һәм җыры булырга тиеш. Профотрядлар иҗади бәйге, интеллектуаль конкурс һәм строй әзерлеге буенча көч сынадылар.

-Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау отрядлары булу, алар арасында мондый бәйгеләр үткәрү бик уңай күренеш. Укучылар үз яшьтәшләре арасында бу юнәлештә тагын да активрак эшләсеннәр иде. Шул чагында, үсмерләр арасында хокук бозулар кимер, яки бөтенләй булмас, дип әйтергә мөмкин,- диде район прокуроры ярдәмчесе Валентин Крайнов.

Отрядларның чыгышын район мәгариф бүлеге, прокуратура, эчке эшләр бүлеге вәкилләре бәяләде. Чарада яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау эшен билгеле бер стандартка салу, авыр тормыш хәлләренә юлыккан балигъ булмаганнар белән эшләү системасы турында да фикер алыштылар.

Республика конкурсының район этабында 4нче санлы мәктәп командасы җиңү яулады. Алар бәйгенең финал өлешендә Мамадыш данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев